Ульяновскида «Әпипә» татар халык биюләре бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Татар мәдәният үзәгендә «Әпипә» дип исемләнгән өлкә конкурсы гөрләп үтте. Бәйгедә утыздан артык бию коллективы hәм аерым биючеләр катнашты.Мәртәбәле конкурста катнашучыларның географиясе дә шактый киң иде. Бу турыда «Өмет» газеасы хәбәр итә.

Мәдәният үзәге сәхнәсе өч сәгать дәвамында татар халык биюләреннән бер генә минутка да тынып тормады. Конкурсантлар дәртле биюләре аша мәдәниятебезнең гаҗәеп дәрәҗәдә бай булуын тагын бер кат исбатлады.

«Быел конкурста үзләрен сынап карарга теләүчеләр аеруча күп булды. Узган бәйгеләр белән чагыштырганда, биючеләрнең күпкә шомарулары сизелә. Сәхнә түренә күтәрелгән сәләтле балаларның матур, яңа милли киемнәрдән булуларына бик тә сөендек», — диде Татар мәдәният үзәге җитәкчесе, әлеге бәйгене оештыручы Рамилә Сафина.

Җиңүчеләр бер-бер артлы сәхнә түрендә урын алды. Гран-при иясе — Сенгилей районыннан Әнисә Замдеева өлкәдә татар биюләрен иң оста башкаручы итеп танылды. Ә Чардаклы районыннан Динара Хузеева белән Диана Ахметова дуэтына, Сенгилей районыннан «Салават күпере» бию төркеменә hәм Барыш районыннан «Променад» ансамбленe дәрәҗәле беренче урын бирелде.

Икенче урынны Ишеевка бистәсеннән «Самира» бию төркеме, Татар мәдәният үзәгенең «Идел» халык җыр hәм бию ансамбле, Ульяновск шәhәренең 21нче санлы мәктәбе укучысы Полина Антонова үзара бүлеште.

Жюри өченче урынга ия булучыларны да игълан итте. Алар — Иске Кулаткы районыннан «Грация» ансамбле, Николаевка районы Зур Чирекле авылыннан «Йолдызлар» төркеме, Ульяновск районыннан «Симбирцитлар» ансамбле hәм Мәләкәс районы Мөси авылыннан Гөлназ Сәхабетдинова.

Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина hәм жюри әгъзалары җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Сенгилее

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Ульяновской области
Экология в Ульяновской области
Спорт в Ульяновской области
Moscow.media






Топ новостей на этот час в Сенгилее и Ульяновской области

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *