Казанда «Әдәби кафе»да Айгөл Әхмәтгалиеваның яңа китабы тәкъдим ителә
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). 9 декабрьдә 15.00 сәгатьтә «Әдәби кафе»да (Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт) Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу була. Анда аның «Һәркемгә бер кояш» дигән унөченче китабы тәкъдим ителә. Ул — «Казан утлары» журналы китапханәсе сериясеннән чыккан сигезенче китап. Моңа кадәр авторның «Болытта җиләк үсә», «Синең өчен яшим», «Таллы күлдә былбыл бар», «Ак читек», «Туташ», «Хәния» һ.б. китаплары укучылар кулына барып ирешкән иде. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә. Читать дальше...