Дәүләт Советы күп көнлек тавыш бирү мөмкинлеген хуплады
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары берничә көн дәвамында тавыш бирү мөмкинлеген хуплады. Бүген Татарстанның «Сайлау кодексына һәм республиканың аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» ТР закон проекты икенче укылышта каралды. 87 төзәтмәнең 81 е кире кагылды. ТР Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта 2020 елның 26 ноябрендә кабул ителгән иде. Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин һәр төзәтмәгә аерым тукталды. Читать дальше...