Татар театрына ни җитми, яки Ришат Төхвәтуллин нигә «Пушкин картасы»на җырлый?
Әле моннан берничә ел элек кенә 100 еллыгын үткәргән Буа театры үзенең 20 еллыгы хөрмәтенә, Татарстан театрлары директорларын чакырып, түгәрәк өстәл уздырырга уйлады. Театрларның үзара гына җыелышып, зарланышып яки макташып һәм мактанышып утыруы түгел иде бу, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова белән бергә кискен проблемаларны уртага салып сөйләшү иде. Программадан аңлашылганча, директорларны театрларны үзәкләштерелгән бухгалтерия булдыру борчый, җыелуның бер сәбәбе дә шул. Әмма министр нык итеп әйтте: бухгалтерия үзәкләштерелечәк! Читать дальше...