Айдар “Батырлар“дан китте
Күп еллар ТНВ каналында “Батырлар“ тапшыруын алып барган якташыбыз – Тәбәрле егете Айдар Шәймәрданов телевидениедән китте.
Ул хәзер үзенең шәхси интернет GONG TV спорт-музыкаль каналында эшли һәм туйлар, җырларга клип төшерү белән шөгыльләнә. “Ә “Батырлар“ тапшыруы эфирга чыгармы-юкмы - әлегә билгесез“, - ди якташыбыз.