Студент кызның үлеме: тикшерү органнары фаразы билгеле
Казанның Универсиада авылында студент кыз – Буа кызы, 18 яшьлек Ләйсән Әхәтованың үлеме буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе тикшерү уздыра.
Фаҗига 27 май төнендә булган, диелә. Тикшерү органнарының беренчел фаразлары буенча, кыз 15 нче каттан аска ташланган. Балконда аның аяк киеме, ә балкон култыксасында аяк эзләре калган. Ул үзе яшәгән бүлмәдә үлем алды язуы да калдырган.
Хәзерге вакытта суд-медицина экспертизасы билгеләнгән. Тикшерү эше нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.