Украина милли банкы кырымтатар корылтаеның 100 еллыгына истәлек акчасы чыгарды
22 ноябрь Киевта Украина милли банкының акча музеенда кырымтатар халкының Беренче корылтаена багышланган акча тәкъдим ителде.
22 ноябрь Киевта Украина милли банкының акча музеенда кырымтатар халкының Беренче корылтаена багышланган акча тәкъдим ителде.
25 ноябрьдә Төмәндә бишенче тапкыр Себертатар көне узачак. Беренче тапкыр ул Төмән өлкәсе хакимияте ярдәмендә үткәрелә.
"Башкорт" хәрәкәте Уфада башкорт телен яклап флешмоб уздыра. Активистлар 23 ноябрь кичке алтыда Салават Юлаев һәйкәле янына Рәми Гариповның "Туган тел" шигырен сөйләргә һәм "Башҡорт телендә һөйләшәм" җырын җырларга чакыра.
Атна азагында Канада һәм АКШ татарлары хоккей уены оештыра. Уенны татарларның очрашуы, аралашуы һәм күңел ачуы өчен оештыралар. Хоккейдан тыш мәдәни програм да планлаштырыла.