Яһүдин Татарстан Конституциясен гамәлдән чыгару тәкъдимен "томаналык" дип атады
Татарстан Дәүләт шурасының Канунилык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин Чаллы депутатының республика Конституциясен гамәлдән чыгару турындагы мөрәҗәгатен "томаналык" дип бәяләде. Яһүдин Конституция шартнамәсез дә эшли, диде.