Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer
Июнь
2018

Новости за 22.06.2018

Azatliq.org 

Татарстан һәм Башкортстан язучылары милли телләрне яклауны сорап Путинга мөрәҗәгать итәргә җыена

22 июнь Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә татар һәм башкорт язучыларының уртак түгәрәк өстәле узды. "Тел язмышы кем кулында, язучы?" дип аталган чарада катнашучылар туган телләрне ихтыярига калдыручы канун өлгесе турында фикер алышып, туган телләрне саклау һәм үстерү, аларны өйрәнүнең әһәмияте турында сөйләштеләр.

Azatliq.org 

Зәй шәһәрендә торак йортта шартлау булган

22 июньдә Зәй шәһәрендә торак йортта шартлау булган. Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәренчә, биш катлы йортның бишенче катындагы фатирда газ баллоны шартлаган.

Azatliq.org 

Голәма шурасы дини йолалар турындагы нигезләмәне яңартачак

Татарстанда "Гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында нигезләмә" яңартылачак. Бу хакта 22 июнь Казанда узган Татарстан мөселманнары диния нәзарәте голәма шурасының чираттагы утырышында фикер алышу булды.

Azatliq.org 

Башкортстан мәктәпләрендә республика байрагын эләргә карар ителде

Башкортстан корылтаеның 54нче утырышында депутатлар республиканың дәүләт байрагы һәм гимнын куллану кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү өчен тавыш бирде. Документка ярашлы Башкортстан байрагы республиканың барлык мәктәп биналарында яки ишегалларында һәрвакыт эленеп торачак.

Azatliq.org 

Татарстанда Дамир Фәттахов яшьләр эшләре министры, Владимир Леонов - спорт министры итеп билгеләнде

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов күптән түгел барлыкка килгән ике министрлыкка җитәкчеләр билгеләде. Яшьләр эшләре министры итеп Дамир Фәттахов, спорт министры итеп Владимир Леонов расланды.

Azatliq.org 

Украина "Бердәм Русиягә", Үзәк сайлау комиссиясенә һәм Ротенбергларга чикләүләр кертте

Украина Русиянең берничә сәяси фиркасенә, Үзәк сайлау комиссиясенә һәм Ротенберглар гаиләсенә чикләүләр кертте. Бу хактагы фәрманны 21 июньдә президент Петр Порошенко имзалаган.

Azatliq.org 

Кырымда золым корбаны, шагыйрь Эшреф Шемьи-задены искә алдылар

21 июнь Кизләүдә кырымтатар шагыйре Эшреф Шемьи-заденың 110 еллыгына багышланган чара узды. Шагыйрьне искә алучылар аның золым корбаны, халкының тугры улы булганы хакында сөйләп, аңа һәйкәл куярга тәкъдим иттеләр.

Azatliq.org 

Дөнья беренчелеге

14 июнь-15 июль көннәрендә Русиядә дөнья футбол беренчелеге уза. Русия мондый чемпионатны беренче тапкыр оештыра. 64 уенның алтысы Казанда уйнала. Азатлык шушы вакыйганың иң кызыклы мизгелләрен җанлы блогта теркәп бара.




Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *