Олег Сенцов ачлык тотуны 6 октябрьдән туктатачак
Сенцов эчке әгъзаларының эшләми башлавы сәбәпле үзен көчләп тукландыруга күчерергә җыенуларын әйтә.
Сенцов эчке әгъзаларының эшләми башлавы сәбәпле үзен көчләп тукландыруга күчерергә җыенуларын әйтә.
Татарстан республикага чит илдән күченеп кайтырга теләүчеләргә ярдәм програмын финанслау өчен 9 млн сум бүләчәк. Әлеге акча 2019-2021 елларга исәпләнгән.
16 бала район хастаханәсенә салынган.
КФУның Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе татар телендә укыта алырлык укытучылар әзерли башлады. Галимнәр бу бик кирәкле гамәл, әмма милли университет идеясеннән баш тартырга ярамый дигән фикердә.
Кытайның Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендәге Өремче шәһәрендә Кытай хакимияте уйгырларның танылган “Мираҗ” (Miraj) рестораннар челтәрен япкан. Бу хакта челтәр җитәкчесенең туганына сылтама белән “Ирекле Азия радиосы” хәбәр итә.
18-24 яшьлек русияләрнең 47 проценты Сталин золымнары турында берни ишетмәгән. Бөтенрусия җәмәгать фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) уздырган сораштыру шуны күрсәтә.
Җомга көнне Нобель тынычлык бүләге ияләре билгеле булды. Быел бүләк Конгодан Денис Муквеге һәм Гыйрактан Надия Мурадка хәрби низагларда җенси эзәрлекләүләргә каршы көрәшләре өчен бирелә.
Оливер Лооде сету телен өйрәнәчәк. Ул башлаган чарада катнашучылар арасында татар телен өйрәнергә теләк белдергән фин егете дә бар.
Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Валерий Максименко украин режиссеры Олег Сенцовның ачлык тотуын туктатуын белдерде. Сенцов ачлык тотуны 2018 елның 14 маенда башлаган иде.