Оренбург өлкәсендә су баскан урыннардан 7700дән артык кеше чыгарылган
Хәзерге вакытта 13 меңгә якын торак йорт һәм 15 меңләп йорт яны кишәрлеге су астында кала бирә. Оренбурда Урал елгасының суы 996 сантиметрга җитте. Бу куркыныч дәрәҗәдән 66 сантиметрга күбрәк. Оренбур өлкәсе хакимиятләре вазгыять 25 апрельдән дә иртәрәк төзәлмәс дип фаразлый.