Минем апам – иң күркәме
26нчы гыйнвар көнне Казанда «Мисс Татарстана – 2015» бәйгесе узды. Анда минем апам – Ләйлә Шәрипова да катнашты. Ул КФУда укый. Аңа 20 яшь. Ләйлә апам озын кара чәчле, бик чибәр hәм тәртипле, укуы да гел 4-5 кенә. Төрле яктан булган ул. Шуңа күрә дә үзенең сәләтләрен сынап карамакчы булды. Бәйгедә катнашучы кызлар барысы да бик матур иде. Тик монда матурлык кына түгел, үзеңнең белемнәреңне дә күрсәтергә кирәк иде. Без гаиләбез белән апам өчен җан атып утырдык. Ләйлә апам «Мисс очарование» титулын яулады. Без аның белән горурланабыз!