Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Һүмәзә сүрәсе – татар хәрефләре белән язылышы, мәгънәсе

Һүмәзә сүрәсе – Изге Коръәндә 104 нче булып килә, 30 нчы җүздә урнашкан. Мәккә чорында иңгән сүрәләрнең берсе. 9 аятьтән тора.

Һүмәзә сүрәсенең гарәпчә язылышы

وَيۡلٞ لِّكُلِّ هُمَزَةٖ لُّمَزَةٍ ١
ٱلَّذِي جَمَعَ مَالٗا وَعَدَّدَهُۥ ٢
يَحۡسَبُ أَنَّ مَالَهُۥٓ أَخۡلَدَهُۥ ٣
كَلَّاۖ لَيُنۢبَذَنَّ فِي ٱلۡحُطَمَةِ ٤
وَمَآ أَدۡرَىٰكَ مَا ٱلۡحُطَمَةُ ٥
نَارُ ٱللَّهِ ٱلۡمُوقَدَةُ ٦
ٱلَّتِي تَطَّلِعُ عَلَى ٱلۡأَفۡـِٔدَةِ ٧
إِنَّهَا عَلَيۡهِم مُّؤۡصَدَةٞ ٨
فِي عَمَدٖ مُّمَدَّدَةِۭ ٩

Һүмәзә сүрәсе – татарча язылышы

БИСМИЛЛӘҺИР-РАХМАНИР-РАХИМ

  1. ҮӘЙЛҮЛ-ЛИКҮЛЛИ ҺУМӘЗӘТИЛ-ЛҮМӘЗӘҺ
  2. ӘЛЛӘҘИИ ДЖӘМӘҒӘ МӘӘЛӘҮ-ҮӘ ҒӘДДӘДӘҺ
  3. ЙӘХСӘБҮ ӘННӘ МӘӘЛӘҺҮ ӘХЛӘДӘҺ
  4. КӘЛЛӘӘ ЛӘЙҮМ-БӘҘӘННӘ ФИЛ-ХУТАМӘҺ
  5. ҮӘ МӘӘ ӘДРААКӘ МӘЛ-ХУТАМӘҺ
  6. НӘӘРУ-ЛЛАҺИЛ-МҮҮҠАДӘҺ
  7. ӘЛЛӘТИИ ТӘТТАЛИҮУ ҒАЛӘЛ ӘФ’ИДӘҺ
  8. ИННӘҺӘӘ ҒӘЛӘЙҺИМ МҮЬСАДӘҺ
  9. ФИИ ҒӘМӘДИМ-МҮМӘДДӘДӘҺ

Аудиоязманы тыңлап, сүзләрен дөрес итеп әйтеп укырга өйрәнегез.

Татарча мәгънәсе

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән

  1. Кеше артыннан яманлаучы һәм йөзгә карап мыскыл итүче һәркемгә үкенеч!
  2. Ул күп мал җыйган һәм шуны кат-кат саный.
  3. Ул малы аны дөньяда мәңге яшәтәчәк дип саный.
  4. Юк! Ул Хутәмәгә ыргытылачак.
  5. Хутәмәнең ни икәнен син беләсеңме?
  6. Ул Аллаһның кабызган җәһәннәм уты.
  7. Ул йөрәкләргә кадәр үтәчәк.
  8. Һичшиксез, ул (ут, эченә һич һава кермәслек һәм аннан бер тавыш чыкмаслык шәкелдә) аларның өсләрендә булачак.
  9. Сузылган баганалар эчендә (куллары һәм аяклары зынҗыр һәм богаулар белән кат-кат богауланачак).

Сүрә хакында кыскача мәгълүмат

Хумэзэ дигән сүз – яла ягучы, яманлаучы, мыскыллаучы кебек мәгънәгә ия. Сүрәнең исеме беренче аятьтә килгән шушы сүздән алынган. Бу аятьтә, Аллаһ Тәгалә төрле яла ягучы, кеше рәнҗетүчеләргә үкенеч, кайгы булачак дип кисәтә.

Хумэзэ сурэсенең иңү сәбәпләре хакында мондый аңлатмалар бар:

Кайбер Ислам галимнәре әлеге сүрәнең иңүенә Әхнәс ибне Шүрәк сәбәпче булган дип саныйлар. Ул кешеләрне рәнҗетеп, яла ягып, әшәкелек кылучы булган. Бигрәк тә Мөхәммәд пәйгамбәрне (аңа Аллаһның сәламе вә салаваты булсын) төрлечә яманлаган.

Шулай ук кайбер галимнәр, бу сүрә Вәлид ибне Мөгир һәм Гөбәй ибне Хәләф кебек әшәке бәндәләргә карата иңгән дип тә әйтә.

Ләкин бу сүрәдәге кисәтү, югарыда китерелгән кәферләр өчен генә түгел. Әлеге сүрә бөтен яла ягучы, гайбәтче, кеше рәнҗетүчеләрне кисәтә. Әгәр алар кылган яманлыклары өчен үкенеп тәүбә итмәсәләр, аларның урыны Хутәмә дип аталган җәһәннәмдә булачак.

Шуңа күрә мондый яманлыклар кылудан сакланырга кирәк, ахираттә дә, бу дөньяда да үкенечкә калмас өчен.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *