Мы в Telegram
Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Гомерлек төрмә җәзасы бирелсен»: 31 әбине буып үтергән җинаятьче эше карала

«Гомерлек төрмә җәзасы бирелсен»: 31 әбине буып үтергән җинаятьче эше карала

Тиздән суд Идел буенда әбиләрне буып үтерүче Радик Таһировка хөкем карары чыгарачак. Тикшерү версиясе буенча, ир-ат 31 әбине буып үтергән, тагын өчесе һөҗүмнәрдән могҗизалы рәвештә исән калган. Суд залыннан «Татар-информ» репортажы.

«Кеше үтерүче кеше гомерен өзә генә түгел, ә аның туганнарына һәм якыннарына да зур кайгы китерә»

Татарстан Югары судында әбиләрне буып үтерүче Радик Таһиров эшен карыйлар. Аны 30дан артык өлкән яшьтәге хатын-кызны үтерүдә, 2 кешене үтерергә тырышуда һәм башка җинаятьне яшерер өчен кеше үтерүгә омтылуда гаеплиләр. Һәрбер үтерү эпизодына талау турында маддә дә кушыла.

Ике як карары буенча беренче булып гаепләү чыгыш ясады.

«2011 елның 5 мартыннан башлап, ел ярым дәвамында Радик Таһиров өлкән яшьтәге хатын-кызларны акчаларын алу өчен үтерә, – дип башлады чыгышын Дәүләт гаепләүчеләре бүлеге прокуроры Ленара Чуркина. – Таһиров 31 өлкән яшьтәге хатын-кызны үтерә, тагын 2сен үтермәкче була. Шулай ук ул башка җинаятьне яшерер өчен үтерүгә омтылуда гаепләнә – ул әбиләрнең берсенең кызына һөҗүм итә. Моннан тыш, аңа көч куллану белән бәйле талауның 31 эпизоды һәм торакка законсыз керү дә өстәлә.

Прокурор сүзләренчә, хәзерге суд практикасында серияле үтерүчеләр бик күп түгел.

«21нче гасырда инде һәркем кеше гомерен беркем дә бернинди шартларда да өзәргә хокукы юк икәнен белергә тиеш кебек тоела. Нәкъ менә шуңа күрә Таһировның 10 елдан артык элек кылган җинаятьләре зур җәмәгать резонансы тудырды. Үтерүче кеше гомерен өзеп калмый, ә аның туганнарына һәм якыннарына зур кайгы китерә», – дип дәвам итте ул.

Прокурор бүген үзендә зур җаваплылык тоюын билгеләп үтте. Ул моны Таһиров белән очрашудан соң исән калганнар, шулай ук үтерелгәннәрнең туганнары 8 елдан артык аның тоткарлануын һәм гадел хөкем ителүен көтүләре белән аңлаткан.

«Таһировның үз гаебен танымавына карамастан, судта тикшерелгән дәлилләр гаепләнүченең гаебен тулысынча раслый», – дип хәбәр итте прокурор.

Фото: © Дмитрий Шатров

«Таһиров әбиләргә арттан һөҗүм иткән һәм кулына эләккән теләсә нәрсә белән буган»

Аннан соң Ленара Чуркина Радик Таһиров тарафыннан кылынган үтерүнең һәр эпизодын санап чыга. Аның төп аргументлары – Таһировның алдан тикшерү вакытында биргән күрсәтмәләре, шулай ук гаепләнүчене фаш итүче сорау алулардан өзекләр. Радик Таһиров фатирларның көнкүрешен төгәл тасвирлый алган.

Соңрак Таһиров үзенең гаебен таныган сүзләрен кире кага. Ул судка аны полиция хезмәткәрләре кыйнап, әйткәннәрне язарга мәҗбүр иткәннәр, дип белдерә. Дәүләт гаепләүчесе әйтүенчә, үтерүче җинаятьләр кылган шәһәрләрне бутап, очраклы рәвештә тагын бер үтерүдә гаепле булуын таныган. Ул вакытта тикшерү аңа бу үтерүне йөкләмәгән булган әле.

Һәрбер үтерүне тасвирлаганнан соң прокурор экспертиза нәтиҗәләрен укыды, алар корбаннарның тәнендә һәм киемнәрендә Таһировның биологик эзләре булуын раслады.

Тикшерү версиясе буенча, Таһиров әбиләрне кулына эләккән теләсә нәрсә белән кыйный, ә аннары аларны буа. Үтерелгән әбиләрнең мәетләрен Казанда, Түбән Камада, Волжскида, Ижевскида, Түбән Новгородта, Чабаксарда, Уфада, Пермьдә, Самарада, Саратовта һәм Екатеринбургта табалар.

Ул беркемне дә жәлләми, хәтта аңа бурычка акча биреп торучыларны да кызганмый. Радик Таһиров әбиләрне, аларда артык әлләни зур акчалар юклыгын белсә дә, шул акчаларын алу өчен үтерә. Мәсәлән, бер әбине 1 мең сум акча һәм суыткычтагы азык-төлекләрен алу өчен үтерә.

«2011 елның мартында Таһиров 81 яшьлек Нәсимә Ишморатованы кибет янында очрата һәм аңа пакетларын өйгә алып кайтырга ярдәм итә. Икенче көнне иртән ул аны подъезд янында бурычка акча алырга көтеп тора. Ишморатова ир-атка ярдәм итәргә ризалаша һәм 1 мең сум акча артыннан өенә кереп китә. Таһиров иңбашы белән аның яңагына бәрә, акчаны ала һәм, кыйммәтле әйберләрен урлау өчен, фатирга керә, әмма азык-төлек кенә урлый ала. Соңрак башына целлофан пакеты кидертелгән хатынның гәүдәсен кызы һәм оныгы таба», – дип хәбәр итә прокурор.

Ижевскида җинаять эзен яшерү өчен, Таһиров ут төртә. Соңрак әбинең туганнары аның янган гәүдәсен табалар.

Кайбер үтерүләр турында «Татар-информ» элегрәк хәбәр иткән иде. Мәсәлән, соңгы һөҗүм Казанда Новаторлар урамында 83 яшьлек Надежда Фортунатовага булган. Бәхеткә, Бөек Ватан сугышы ветераны исән кала.

Таһиров җайга салынган схема буенча эш итә. Ул үзен газ хезмәте хезмәткәре дип таныштыра һәм вентиляцияне чистарту өчен себерке сорый. Аның чыбыгын тартып алып, ул әбинең муенына сала һәм буа башлый. Әби аңын югалткач, Таһиров йорт эчендә кыйммәтле әйберләр һәм акча эзли. Фатирдан ул 30 мең сум акча алып чыга. Надежда Фортунатова коточкыч һөҗүм кичерсә дә, кызганыч, җинаятьчене тоткарлаганчы яши алмый, һөҗүмнән соң 5 ел үткәч вафат булган.

Фото: © Дмитрий Шатров

«Гомумән алганда, ул 400 елга ирегеннән мәхрүм итәрлек җинаятьләр кылган»

4 сәгатьлек чыгышына йомгак ясап, прокурор Таһировның гомерлеккә төрмәгә утыртудан башка җәзага лаек түгеллеген билгеләп үтте. Моннан тыш, ул судтан зыян күрүчеләргә мораль зыянны каплау турында гражданлык дәгъваларын канәгатьләндерүне сорый.

«Радик Таһиров тулысынча аек фикерле, ул үз гамәлләренең нәтиҗәләрен аңлаган. Гаепләнүче үз файдасы өчен 34 өлкән яшьтәге хатын-кызның гомерен өзә: бу – аның җәмгыять өчен гаять зур куркыныч кеше булуын күрсәтә. Аны гаепле дип тануны һәм гомерлек төрмә җәзасын махсус режимлы колониягә билгеләүне сорыйм», – диде Дәүләт гаепләүчеләре бүлеге прокуроры Ленара Чуркина.

Прокурор Радик Таһиров эшендәге һәр эпизод өчен җәзаны атады. Ул барлыгы 400 елга ирегеннән мәхрүм итү срогына җинаятьләр кылган.

«Шулай ук гаепләнүчедән суд чыгымнарына 708 мең сум түләтергә кирәк», – дип өстәде ул.

Таһиров судка гаепләүне ишетүе турында әйтә. Киләсе утырышта ул үзе чыгыш ясаячак. Аңа әзерләнү өчен 1 атна кирәк.

«Татар-информ», Дмитрий Шатров

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Заподозренного в коррупции главного связиста ВС России оставили за решеткой

Синоптики уже пообещали россиянам тяжелое завершение лета: что нас ждет?

Начальник Восточно-Сибирской железной дороги Владимиров задержан из-за взятки

Брокеры временно приостановили вывод валюты на фоне санкций США

Музыкальные новости

«Завод имени Дегтярева» подал к фирме брата Максима Галкина иск на 2,1 млн рублей

В Бурятском театре оперы и балета прошел концерт Союза композиторов Бурятии

Путин заявил, что Россия преодолеет любые испытания

Росгвардейцы участвуют в мероприятиях ко Дню России по всей стране

Новости России

EVITA BEAUTY STORE - интернет-магазин косметики премиум-класса.

Начальник Восточно-Сибирской железной дороги Владимиров задержан из-за взятки

Цискаридзе впервые высказался о Волочковой

Аэропорт «Курумоч» не смог принять два самолета из Екатеринбурга и Москвы

Экология в России и мире

Петербургский Пушкинский бал

Финансовый эксперт Светлана Петрова: как совместить бизнес и семью

Маршруты и экскурсии: уникальная экспедиция по Новгородской области

Пегас сделал важное заявление о будущих турах на предстоящий зимний сезон

Спорт в России и мире

Сафиуллин не смог пробиться во второй круг турнира ATP в Штутгарте

Испанец Алькарас выиграл у Зверева и стал победителем Roland Garros

Глава ATP вручил Яннику Синнеру награду первой ракетки мира

Александрова вышла во второй круг турнира WTA в Хертогенбосе

Moscow.media

Больше функций для комфорта: беспроводные клавиатуры Fstyler FBK26C AS, FBK27C AS и FBK36C AS от A4Tech

Портативный сканер штрих-кодов Heroje C1271 промышленного класса

Каршеринг BelkaCar запустил летний спецпроект «Умные путешествия»

Северные ночи...







Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *