8 гыйнварга кадәр казанлылар муниципаль парковкалардан бушлай файдалана ала
(Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). 8 гыйнварга кадәр Татарстан башкаласында муниципаль парковкалар түләүсез эшләячәк. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шәһәрдә автомобиль кую өчен 156 урын бар. Аларның һәрберсенең урынын «Казан паркингы» сайты аша белергә мөмкин.
Элегрәк 2019 елның декабрендә шәһәр башкарма комитеты шәһәр халкы һәм кунаклары үз автомобильләрен шәһәр парковкаларында бушлай калдыра ала дип хәбәр иткән иде.