Ел ярым эчендә Казанда күп функцияле үзәкнең алты бүлеге үз ишекләрен ачкан
![Ел ярым эчендә Казанда күп функцияле үзәкнең алты бүлеге үз ишекләрен ачкан](https://tatar-inform.tatar/attachments/6567eac8ef683846e7d8dd711b1d3039133adde2/store/crop_and_fill/2/0/748/420/780/440/d23a611cb1a4e709746b4f01ea14b229a436927a1e46e5b5b2cfb788ebc2/155.jpg)
(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Соңгы ел ярым эчендә Казанда «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты буенча күп функцияле үзәкнең алты бүлеге үз ишекләрен ачкан. Татарстанның Күп функцияле үзәге директоры Ленара Мозаффарова йомгаклау киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.
«Аларның өчесе (Юдино, «Салават күпере» торак комплексы һәм Авиатөзелеш районында) 2019 елның икенче яртыеллыгында ачылды. Түбән Камада узган елның декабрь ахырында күп функцияле үзәкнең мини-офисы халыкны кабул итә башлады», - диде спикер.
Ул искәртеп узганча, биш ел эчендә Татарстанда күп функцияле үзәк офисларының саны 59га арткан. Моннан тыш, өстәмә бүлекләр ачу нәтиҗәсендә чиратта тору вакыты уртача алганда 15 минутка кимегән.
«Татар-информ» агентлыгы узган елда Татарстанның Күп функцияле үзәге 5 миллионга якын хезмәт күрсәтүе хакында хәбәр иткән иде инде. Бу 2018 елга караганда 1 миллионга артыграк.