Норвегия делегациясе профсоюз оешмасы эшчәнлеге белән танышу өчен Әлмәткә килде
(Әлмәт, 20 февраль, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Норвегия нефтьчеләренең профсоюз вәкилләреннән торган делегация тәүге тапкыр Әлмәттә булды. Сәфәрнең максаты «Татнефть» компаниясенең профсоюз оешмасы эшчәнлеге, хезмәтне саклау һәм сәнәгать куркынычсызлыгы белән танышу иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Читать дальше...