Татарстан синоптиклары янә буран һәм бозлавык хакында кисәтә
![Татарстан синоптиклары янә буран һәм бозлавык хакында кисәтә](https://tatar-inform.tatar/attachments/2b0aab84f5a2b68752535d5dfe5d1ddfafb1013c/store/crop_and_fill/2/0/748/420/780/440/c41a0adf330147d8f2a85bca269eaa477cd6363e570bd1211f0359055554/317.jpg)
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 26 февральдә, Татарстан территориясендә янә һава шартларының сизелерлек начараюы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр иттеләр.
Төнлә һәм иртән республикада көчле буран чыгачак, шуның аркасында кар көртләре хасил булачак.
Төнге һәм көндезге сәгатьләрдә буран вакытында күз күреме 1 чакрымга кадәр начараер дип көтелә. Республикада һәм Казанда көчле җил исәчәк, аның тизлеге урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк.
Юлларда көчле бозлавык барлыкка киләчәк.