Әлки районында 27 гектарда урман утырттылар
![Әлки районында 27 гектарда урман утырттылар](https://tatar-inform.tatar/attachments/5c1f03ca208ebc706a0cfcbd51aefeddf9a1bc22/store/fill/780/440/6cdf585c3eac9f77e5cb783c489df3324a8e7992d00e2b38b102a040b5c1/608d0d39ff891d1e2267c022e99b0534.jpg)
(Әлки, 30 май, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районы урманчылыгы бу язда 27 гектарда каен һәм нарат агачлары утырткан. Һәр гектарга уртача 4 мең агач үсентесе тотылган. Урманчылык хезмәткәрләре шулай ук ТАССРның 100 еллыгына багышлап яшел аллея утыртты. Базарлы Матакның Афанасьев урамы артындагы әлеге истәлек аллеясы бер гектар мәйдан били. Анда каен, чыршы, миләш — барысы 4 мең төп үсенте урын алган. Урман хуҗалыгы агач үсентеләрен 7,5 гектарлы питомнигында үстерә. Үз кирәкләреннән калган үсентеләрне башка районнарга сатканнар. Бүген урманчылык хезмәткәрләре посадкаларны карау-чистарту, шулай ук урман хәзерләү белән шөгыльләнәләр.