Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Май
2020

Новости за 30.05.2020

Tatar-inform.tatar 

Азнакай районында «Ярдәм янәшә» акциясе буенча 1165 кеше азык-төлек алды

(Азнакай, 30 май, «Татар-информ», « Маяк», Резеда Шәрипова). Коронавирус пандемиясе чорында авыр тормыш хәлендә калган кешеләр өчен Татарстан Республикасы Президенты инициативасы буенча «Ярдәм янәшә» акциясе оештырылды. Азнакай районында әлеге ярдәмне 1165 кеше алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Барлыгы 25,6 тонна азык-төлек кайтты, 2330 кап таратылды. Әлеге эштә район җитәкчелеге һәм 215 волонтер катнашты. Продукцияләрне 47 торак пунктына илттеләр.

Tatar-inform.tatar 

Саба язучысы Гөлсинә Галимуллина Бельгия татарлары турында әсәр язган

(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә барлык социаль челтәрләрдә 2018нче елда басылып чыккан китаплар арасында иң күп укылган авторлар исемлеге игълан ителде. Җиңүчеләр арасында Саба язучысы Гөлсинә Галимуллинаның «Тау җылысы» китабы да бар. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә. Саба районында яшәп иҗат итүче журналист-язучы Гөлсинә Галимуллина 2016нчы елда Бельгия патшалыгына беренче тапкыр очрашуга чакырылды. Ул нәкъ Рамазан ае иде, шуңа күрә олы кунагыбыз күп төрле ифтарларда катнашты. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Әгерҗе районында талпан кадалу очраклары арткан

(Әгерҗе, 30 май, «Татар-информ», « Әгерҗе хәбәрләре»). Әгерҗе районында талпаннар активлашуы күзәтелә. Бу турыда ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең территорияләрне санитар саклау бүлеге җитәкчесе урынбасары Анна Алешина сүзләренә сылтама белән район газетасы хәбәр итә. Талпаннарның иң күп кадалган очрагы Зәй районында теркәлгән. Биредә 100 мең кешегә 264 очрак туры килә. Яңа Чишмәдә — 172. Әгерҗе һәм Спас районнарында 100 мең кешегә 171 очрак. Аннан Менделеев (168), Чирмешән (152) һәм Ютазы (132) районнары. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Роспотребнадзор прививка ясатмаучыларга штраф салу турында сөйләде

(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Роспотребнадзорда вакцинациядән баш тарткан өчен штраф һөнәри куркыныч төркемнәргә кагылачак, дип аңлаттылар. Бу хакта «Известия» хәбәр итә. Исегезгә төшерәбез, Россиянең яңа Хокук бозулар турындагы кодексның яңа проекты нигезендә, медицина тикшерүләреннән һәм прививкалардан баш тарткан өчен куркыныч янаган төркемдәге гражданнарга 5 мең сумнан 7 мең сумга кадәр штраф салырга тәкъдим ителә. «Административ хокук бозулар турындагы кодекста штраф закон буенча прививка ясатырга тиешле кешеләр өчен генә каралган... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан халыклар Дуслык йортында ТАССРның 100 еллыгына онлайн күргәзмә ачылды

(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Татарстан халыклары Дуслык йортында ТР Рәссамнар берлеге эшләренең ТАССРның 100 еллыгына багышланган онлайн күргәзмәсе ачылды. Бу хакта Татарстан халыклары Дуслык йорты мәгълүмат үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Күргәзмәдә төрле техникаларда һәм стильләрдә башкарылган җитмешкә якын эш тәкъдим ителгән. Барлык эшләр дә диярлек беренче тапкыр куела. Күргәзмәдә Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзалары, Россиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Мәскәү, Санкт-Петербург, Чувашстан Республикасы... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Covid-19 инфекциясеннән вакцинаны клиник сынау ике атнадан башлана

(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашко волонтер-медицина хезмәткәрләре белән очрашуда коронавирус инфекциясеннән вакцинаны клиник сынауларын ике атнадан башларга планлаштырулары турында сөйләде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. Министр сүзләренчә, препаратны тикшерү өчен вакцина ясатырга теләк белдерүчеләр җыелган. Ул август–сентябрьдә медицина хезмәткәрләре өчен вакцинаның беренче үрнәкләре әзер булачак, дип фаразлады. «Киңрәк практикада да үзен ничек күрсәтүен караячакбыз... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда коронавирусның симптомсыз уза торган очраклары 30 процентка кимеде

(Казан, 30 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда соңгы атнада Covid-19 белән симптомнарсыз авыручылар өлеше 20 — 30 процентка кадәр кимеде. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте. «Авыруның авыр формалары өлеше дә артмый. Яңа теркәлгән очраклар арасында ул 1 проценттан аз гына артыграк тәшкил итә. Авыруның читтән кергән очраклары бердәнбер булып кала бирә — бер атна эчендә алар нибары 11 иде»... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мөхәммәтшин Конституциягә төзәтмәләр буенча эшче төркем фикер алышуларында катнашты

(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча эшче төркем утырышында катнашты. Киңәшмә дистанцион форматта узды. Бу турыда республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Эшлекле төркем әгъзалары гражданнарга төзәтмәләрнең эчтәлеге турында мәгълүмат бирү мәсьәләләре буенча фикер алышты. «Россия Конституциясенә төзәтмәләрне тикшерү һәм популярлаштыру эше аларны кабул иткәннән соң гына тәмамланачак. Безнең төп миссия хәзер ... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде

(Казан, 30 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда көчле җил, яшенле яңгыр һәм боз явуы фаразлану сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгендә хәбәр иттеләр. Идарә мәгълүматлары буенча, 31 майда, көндез һәм кич, Татарстан территориясендә көчле яңгыр, яшен һәм боз явуы, секундына 20 метр тизлектә җил көтелә. Республика башкаласында көндез һәм кич яшенле яңгыр яварга мөмкин. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан обсерваторларында 338 кеше яши

(Казан, 30 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Covid-19 таралуын булдырмас өчен, Татарстан обсерваторларында барлыгы 825 кеше урнаштырылган. Бүгенге көндә аларда 338 кеше кала. Бу хакта Роспотребнадзор идарәсенең Татарстан Республикасы буенча җитәкчесе Марина Патяшина Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте. Изоляция шартларында 2379 кеше өйдә, алар Covid-19 йоктырырга мөмкин булган һәм авырулар белән аралашкан булган. Изоляциядәге 10 кеше чит илдән кайткан. Марина Патяшина өстәп әйткәнчә... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

2020 елда Татарстанда меңнән артык күпфатирлы йорт ремонтланачак

(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Агымдагы елда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасы буенча 41 муниципаль берәмлектә 1 064 күпфатирлы йортка ремонт ясау планлаштырыла. Мондый мәгълүматларны бүген республика киңәшмәсендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык  министры Фәрит Хәнифов китерде. Бу турыда республика Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Докладчы сүзләренчә, капремонтны финанслау күләме 6 млрд 658 млн 58 мең сум тәшкил итә Министр сөйләгәнчә, республикада... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Патяшина Covid-19 белән белән авыручылар күп булган район һәм шәһәрләрне атады

(Казан, 30 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда 15 муниципалитетта Covid-19 инфекциясе белән авыручылар саны республика дәрәҗәсеннән югарырак. Бу хакта Роспотребнадзор идарәсенең Татарстан Республикасы буенча җитәкчесе Марина Патяшина Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте. Республикада Covid-19 авыруы күрсәткече 100 мең кешегә 80,5 очрак тәшкил итә, дип сөйләде Татарстан Республикасы буенча баш дәүләт санитария табибы. Марина Патяшина сүзләренчә, Апас (350,5), Әтнә (346,5)... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Икътисад министрлыгы эшмәкәрләр өчен ярдәм чаралары буенча белешмә чыгарды

(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Татарстан эшмәкәрләре Covid-19 таралу шартларында кече һәм урта бизнес субъектларына ярдәм итәргә тиешле федераль һәм республика чаралары исемлеге белән таныша алачак. Аларга уңайлы булсын өчен Татарстан Икътисад министрлыгы бөтен актуаль мәгълүмат тупланган белешмә чыгарды. Документта чаралар алучылар, ярдәм алу механизмнары, барлык норматив һәм хокукый актларга, карарларга сылтамалар бар. Документ даими рәвештә актуальләштерелә һәм тулыландырыла. Документның тулы версиясен сылтама буенча алырга мөмкин. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Кытайда Ухань базары Covid-19 чыганагы булган дигән версияне кире кактылар

(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Кытайда Уханьдагы «Хуанань» азык-төлек базары коронавирус инфекциясе чыганагы булган дигән версияне кире кактылар. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. «Башта без диңгез продуктлары базарын вирус белән зарарланган дип уйлаган идек, әмма хәзер базар корбан булып чыкты. Яңа коронавирус моңа кадәр үк булган», — дип сөйләде Кытайның авыруларны контрольдә тоту һәм профилактикалау үзәге директоры Гао Фу. Daily Mail басмасы Кытай үзәгенә сылтама белән язганча, галимнәр Covid-19ның... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Байкал аръягыннан килгән автомобиль йөртүчесе Татарстан юлында һәлакәттә үлгән

(Казан, 30 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Байкал аръягыннан килгән внедорожник йөртүчесе Татарстан юлында йөк машинасына бәрелеп үлгән. Бу турыда фаҗига шаһитлары сөйләде. Аларның сүзләренчә, һәлакәт кичә кич республиканың Әлмәт районында Яңа Суркино авылы янында булган. Байкал аръягы крае номерлы «Тойота Ланд Крузер» внедорожнигы зур тизлектә «КАМАЗ»ның тагылма арбасына килеп бәрелгән. Аннары чит ил машинасын юл кырыена чыккан. «Чит ил машинасы йөртүчесе урында ук үлгән. Пассажирны төрле имгәнүләр белән хастаханәгә озаттылар»... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда коронавирусның яңа очракларының үсеш темпы кими

(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Covid-19 авыруының яңа очраклары арту темпы кимүен дәвам итә һәм бу атнада 2,2 процент тәшкил итте. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы, республика буенча баш дәүләт санитария табибы Марина Патяшина сөйләде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Агымдагы атнада коронавирус йоктыруның 445 очрагы ачыкланган, узган атнада — 549. Коронавирус теркәлгәннән алып, Татарстанда 3142 кеше инфекция йоктырган. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда 19 район терлек азыгы әзерләргә кереште

(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Татарстанның 19 районы терлек азыгы әзерләргә кереште. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаровка сылтама белән Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Бүген Хөкүмәт Йортында барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды. Аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Марат Җәббаров сөйләвенчә, хәзерге вакытта 8 мең гектардан артык күпьеллык үлән чабылган һәм беренче 11 мең тонна сенаж әзерләнгән. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда исерек килеш ярдан егылган ир-атны эзлиләр

(Казан, 30 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда исерек килеш ярдан егылган ир-атны эзлиләр. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Кичә 21.00 сәгать тирәсендә ашыгыч хезмәтнең 112 номерына Кама Тамагы районында Юрьев мәгарәсе тирәсендә 23 яшьлек ир-атның ярдан егылуы турында хәбәр ителә. Һәлакәт шаһитлары 1нче зональ янгын сүндерү-коткару отрядын каршы алган. 200 метр биеклектән егылган егет исерек тә булган. Ир-атны эзләү эшләре дәвам итә.

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 63 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясен йоктыруның 63 яңа очрагы ачыкланган. Бер очракта читтән кайтучы йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашкан. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. «14 кеше хастаханәдә, 49 кеше өйләрендә дәвалана. Әлеге пациентларда авыру симптомнарсыз һәм җиңел формада уза», — дип сөйләде Лилия Галимова. Инфекция йоктыручылардан 23 кеше — 30-50 яшь, 14 кеше — 50-60 яшь аралыгында. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Икътисад министрлыгы банкларның гражданнарга ярдәм итүен күзәтә

(Казан, 30 май, «Татар-информ», Диана Авакян). Казанда яшәүчеләр өчен кредит каникулларына дәгъва итәргә мөмкинлек бирүче максималь кредит күләмен арттыру тәкъдим ителә. Республика хакимияте Федераль үзәккә шундый инициатива белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта Андрей Кузьминга биргән интервьюсында Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте. «Безнең тәкъдимне карыйлар. Шулай итеп, без үз кредитларын реструктурлаштыра алырлык кешеләрне күбрәк колачлый алачакбыз», — диде ул. Коронавирус пандемиясе... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Метшин Миңнехановның яңа президентлык срогына тәкъдим ителүен хуплады

(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Казан мэры Илсур Метшин Татарстан җитәкчесенең республикада узачак президент сайлауларында катнашу карарын хуплады. Бу турыда Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә. «Бүгенге көндә Татарстан башкаласында булган барлык мөһим вакыйгалар, барлык казанышлар Президент Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеме белән бәйле», — диде шәһәр башлыгы. Метшин Рөстәм Миңнехановның республика үсешенә зур өлеш кертүен билгеләп үтте. «Без һәрвакыт безнең омтылышны югары күтәрергә тырышабыз. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Мидхәт Шаһиәхмәтов: Хәзер безнең бурыч — ихтыяҗны стимуллаштыру

(Казан, 30 май, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстанда икътисадны җанландыру өчен ихтыяҗны стимуллаштырырга кирәк. Бу хакта Андрей Кузьминга биргән интервьюсында Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде. Әлеге бурычны хәл итү кысаларында Республика маркетинг үзәге төзелде. Аны предприятиеләргә һәм муниципалитетларга эчке ихтыяҗны стимуллаштыру чарасы буларак актив тәкъдим итәләр. «Гади генә итеп әйткәндә, заказчы һәм тәэмин итүче керә торган мәйданчык бар. Закон таләпләрен үтәгәндә, аларның бер-берсен табуы мөһим. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Владимир Путин 24 июньне ял көне итеп игълан итте

(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин 24 июньне эш көне булмаган көн дип игълан итте. Ул көнне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан хәрби парад булачак. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Җиңү Байрагы астында хәрби техника катнашындагы парадлар 10:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты буенча) Мәскәүнең Кызыл мәйданында һәм илнең башка шәһәрләрендә узачак, диелгән боерыкта. 22:00 сәгатьтә артиллерия салютлары булачак. Быел 24 июнь чәршәмбе көнгә туры килә. Бу эш көне булмаячак, әмма хезмәт хакы түләнәчәк. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда җиңел машина баганага бәрелгән, йөртүчене хастаханәгә алып киткәннәр

(Казан, 30 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда җиңел машина юлдан чыгып китеп, баганага бәрелгән. Йөртүчене хастаханәгә алып киткәннәр. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр. Беренчел мәгълүматлар буенча, кичә 21.00 сәгать тирәсендә Җиңү проспектында «Лада» белән идарә итүче 22 яшьлек егет иминлек тизлеген сайламаган, юлдан чыгып китеп, баганага килеп бәрелгән. Җиңел машина каты бәрелү сәбәпле, машина икегә бөкләнгән диярлек, йөртүче салонда кысылып калган. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Әлки районында 27 гектарда урман утырттылар

(Әлки, 30 май, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районы урманчылыгы бу язда 27 гектарда каен һәм нарат агачлары утырткан. Һәр гектарга уртача 4 мең агач үсентесе тотылган. Урманчылык хезмәткәрләре шулай ук ТАССРның 100 еллыгына багышлап яшел аллея утыртты. Базарлы Матакның Афанасьев урамы артындагы әлеге истәлек аллеясы бер гектар мәйдан били. Анда каен, чыршы, миләш — барысы 4 мең төп үсенте урын алган. Урман хуҗалыгы агач үсентеләрен 7,5 гектарлы питомнигында үстерә. Үз кирәкләреннән калган үсентеләрне башка районнарга сатканнар. Читать дальше...


На заимке у Агафьи Лыковой: Вот, как живет самая знаменитая и загадочная отшельница России

Заммэра Ефимов: у метро «Зябликово» появятся гостиница, офисы и рестораны

«Комнаты подорожали». За сколько можно снять жильё в Севастополе?

Нулевой НДФЛ в России предложили для получающих зарплату в размере МРОТ



Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

На заимке у Агафьи Лыковой: Вот, как живет самая знаменитая и загадочная отшельница России

Заммэра Ефимов: у метро «Зябликово» появятся гостиница, офисы и рестораны

Патриарх Кирилл проводит литургию в честь Троицы в Троице-Сергиевой лавре

Нулевой НДФЛ в России предложили для получающих зарплату в размере МРОТ

Музыкальные новости

Шуфутинский сыграет в сериале «Третье сентября» по мотивам его одноименного хита

Работники сервисного локомотивного депо (СЛД) «Боготол-Сибирский» филиала «Красноярский» ООО «ЛокоТех-Сервис» приняли участие в соревнованиях Роспрофжел «Мы вместе»

Военные следователи провели рейд по бывшим мигрантам в Феодосии

«Переиграть американцев»: сенатор Джабаров раскрыл замысел Путина и Ким Чен Ына

Новости России

Уилан призвал США к решительным мерам, чтобы обменять его и Гершковича

«Комнаты подорожали». За сколько можно снять жильё в Севастополе?

В Ростове из-за прорыва водовода несколько улиц остались без воды

Заммэра Ефимов: у метро «Зябликово» появятся гостиница, офисы и рестораны

Экология в России и мире

PREMIER проведет фестиваль «Лето PREMIER» по всей России

Есть или не есть кровянку, прокомментировал гастроэнтеролог Садыков

Спрос на «русское» золото 585 пробы стабильно растет – исследование «585*ЗОЛОТОЙ»

Легенда о «300-х русских школах» в Азербайджане

Спорт в России и мире

Касаткина проиграла Соболенко на турнире WTA в Берлине

Азаренко уступила в полуфинале турнира WTA-500 в Берлине

Потапова вышла в полуфинал турнира WTA в Бирмингеме

Калинская оценила выход в финал турнира в Берлине и вспомнила о Синнере

Moscow.media

ИИ-аватары в TikTok заговорили фразами Гитлера: инструмент попал не в те руки

В Югре готовят к реализации два дорожных инвестиционных проекта

Врач предупредил о смертельной опасности спорта после застолья

Кураторам платных парковок Екатеринбурга пригрозили уголовным делом







Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *