Covid-19 сәбәпле, Татарстанның психоневрологик интернатлары үзизоляциядә кала
(Казан, 25 июль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Коронавирус вазгыяте сәбәпле, Татарстанда психоневрологик интернатлар үзизоляция режимында кала. Бу хакта Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде. «Бүген безнең алты учреждение шундый ябык режимда эшләүне дәвам итә. Бу — психоневрологик интернатлар, без анда нинди катлаулы контингент булуын аңлыйбыз», — дип аңлатты Эльмира Зарипова. 27 апрельдән 44 учреждение, шул исәптән интернат-йорт, җиде балалар приюты, билгеле бер яшәү урыны булмаган затлар өчен өч социаль җайлашу үзәге ябык эш режимына күчте. Бу учреждениеләрнең якынча 2,3 мең хезмәткәре үз эш урыныннан китмичә тәүлек буе 14 көн эшләде. «Әлбәттә, бер урында, коллективта, ябык режимда булу — бу зур психологик йөкләнеш. Мин һәр социаль хезмәткәргә рәхмәт белдерәм. Аларның һәркайсы батырлык эшләде», — диде Эльмира Зарипова. Әңгәмәне тулысынча sntat.ru сайтында укырга мөмкин. Видеоны YouTube та «Татар-информ» каналында күреп була. Телевизион версияне «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» программасында шимбә, 18.30 һәм якшәмбе, 13.30 сәгатьтә карап булачак.