Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Июль
2020

Новости за 25.07.2020

Tatar-inform.tatar 

Түбән Кама халкына дүрт автобус тукталышының исемен уйлап табарга тәкъдим иттеләр

(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Түбән Кама халкына якын арада шәһәрдә пәйда булачак дүрт автобус тукталышының исемен уйлап табарга тәкъдим иттеләр. Бу тукталышлар Шинников проспектында яңа юл салгач барлыкка килгән. Бу хакта «НТР 24» хәбәр итә.  Түбән Каманың транспорт бүлеге, исемнәрне социаль челтәрләрдә #4остановкинашинников хештегын куеп, язарга мөмкин, дип ачыклык кертә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Түбән Камадагы Шинниклар проспекты буенча юл уңайлы транспорт артериясе булачак... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Саба районында йорт ишегалларында төзекләндерү эшләре башланды

(Саба, 25 июль, «Татар-информ», « Саба таңнары», Фәнил Мәүлетов). Саба районында «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыра башладылар. Сабаның З.Йосыпов урамындагы 13Б, 15, 15А йортларның ишегалларында эш башланды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Авылда булсынмы, шәһәр­дәме, йорт-җирне ишегалдыннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Көндез эштә булган кешеләр ишегалдын кичен кайткач, машина кую урыны кебек кенә кабул итә. Ләкин әгәр гаиләдә балалар бар икән, ишегалдына караш үзгәрә. Алар нинди булырга тиеш дигән сорау туа. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Азнакайдан алтын олау дәүләт амбарларына китте

(Азнакай, 25 июль, «Татар-информ», « Маяк», Резеда Шәрипова). Республикада беренчеләрдән булып чәчүгә керешкән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре беренчеләрдән дәррәү уракка төштеләр һәм бүген Азнакайдан 15 «КамАЗ» машинасы алтын олау дәүләт амбарларына юл алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Беренче суктырылган ашлыкны шулай тантаналы төстә озату — районда күптәннән килә торган күркәм традиция ул. Бүгенге көндә районда 2 мең гектардан артык мәйданда ашлык суктырылган, гектардан уртача 45 ц уңыш чыга. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Алексей Песошин «Мин күкне сайлыйм!» бәйрәмендә республика бүләкләре тапшырды

(Казан, 25 июль, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Бүген «Казан» Гаилә үзәге янында «Мин күкне сайлыйм!» бәйрәмендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин Татарстанның авиация предприятиеләре вәкилләренә өч бүләк тапшырды. С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы генераль директорының беренче урынбасары — «Туполев» ГАҖ филиалы директоры Николай Савицких «Фидакарь хезмәте өчен» медален алды. «Казан вертолет заводы» ГАҖ участогы өлкән мастеры Зиннур Гобәйдуллинга «Татарстанның атказанган машина төзүчесе» дигән мактаулы исем бирелде... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгында көзгә коронавирус вазгыятен фаразладылар

(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирус инфекциясе вазгыяте буенча көзгә фараз ясадылар. Бу хакта министрлыкның баш инфекционисты Владимир Чулановка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Эксперт сүзләренчә, ведомствода Covid-19 авырулары артуы көтелми, әмма күрсәткечнең берникадәр артуы ихтимал. Көз мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында коллективлар формалашканда, һава-тамчы инфекцияләре таралу өчен шартлар барлыкка килә. Элегрәк Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашко сүзләренчә... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Театрларга һәм оркестрларга эшчәнлеген башлау өчен методик кулланма әзерләнгән

(Казан, 25 июль, “Татар-информ”). Санитар-эпидемиологик вазгыять рәтләнгәнчегә кадәр театрларга хорлы һәм күп кеше катнашкан күренешләр булган спектакльләр күрсәтү рөхсәт ителми. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте театр һәм концертлар оештыручылар өчен методик кулланмалар тәкъдим итте. Роспотребнадзор Театрлар һәм концертлар оештыру эшчәнлегендә яңа коронавирус инфекциясен кисәтү буенча профилактик чаралар үткәрү буенча рекомендацияләр әзерләгән. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда яңгыр яварга һәм яшен булырга мөмкин

(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). 26 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Кыска вакытлы яңгыр явачак. Кайбер районнарда яшен булырга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 15-18 метр тизлектә җил исүе ихтимал. Төнлә һава температурасы +9. +14˚, көндез +19. +24˚ булачак.

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда ачык һавада кино күрсәтергә рөхсәт иттеләр

(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). ТР Министрлар Кабинеты карары буенча 27 июльдән Татарстанда ачык мәйданчыкларда — паркларда, скверларда һәм яр буйларында кино күрсәтү рөхсәт ителә. Моннан тыш, документта 65 яшьтән өлкәнрәк затлар өчен мәҗбүри изоляция режимы 9 августка кадәр озайтылуы турында әйтелә. «Татар-информ» агентлыгы республикада биналарда кинотеатрларны чикләүләрне бетерүнең өченче этабына кадәр ачарга планлаштырылмавы турында хәбәр иткән иде.

Tatar-inform.tatar 

Руслан Айсин: Миңнехановның милли темага тирәнтен керүе олы сәясәтче булуына дәлил

(Казан, 25 июль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның милли темага тирәнтен керүе аның олы сәясәтче булуын күрсәтә. Бу фикерне ул Татарстан Президентының милләт язмышына багышланган мәкаләсен укыгач «Татар-информ» хәбәрчесенә җиткерде. «Рөстәм Миңнехановның программа мәкаләсе, тулаем, татар халкының проблемаларын барлый һәм ачыклый. Ул Татарстанның һәм татар халкының дөньядагы ролен, әһәмиятен чагылдыра», — диде Руслан Айсин. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Йөртүче хатын-кыз башка машина белән бәрелешмәс өчен кукуруз кырына төшеп киткән

(Казан, 25 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда автомобиль белән идарә итүче хатын-кыз башка машина белән бәрелешмәс өчен кукуруз кырына төшеп киткән. Бу хакта һәлакәт урыннан агентлыкның үз хәбәрчесе сөйләде. Аның сүзләренчә, һәлакәт бүген 14.00 сәгать тирәсендә Чаллы-Зәй юлында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, “РЕНО” җиңел машинасы белән идарә итүче хатын-кыз кинәт тормозга баскан машинага бәрелмәс өчен юл кырыена төшеп киткән. Алдан хатын-кыз машина эчендә кысылып калган дигән сүз булган иде. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Рөстәм Миңнеханов: «Корбан бәйрәме Роспотребнадзор таләпләре буенча узарга тиеш»

(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Бүгенгә Татарстанда коронавирус белән авыручылар 5404 кеше исәпләнә. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы, Татарстан Республикасы буенча Баш дәүләт санитария табибы Марина Патяшина хәбәр итте. Киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Корбан бәйрәме Роспотребнадзор таләпләре буенча узарга тиешлеген әйтте. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Киңәшмәне барлык муниципаль... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда объектларга, күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау дәвам итә

(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Татарстанда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча 41 муниципаль районда гомуми мәйданы 6,5 млн кв. м булган 1 064 йортка ремонт ясау планлаштырыла. Финанслау күләме 6 млрд 658 млн 58 мең сум тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республика төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов искәртте. Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә. Барлык... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Римзил Вәлиев: татар халкы Президент әйткән идеягә иярер

(Казан, 25 июль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Күренекле татар журналисты, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев Рөстәм Миңнехановның матбугатта чыккан милләт язмышына багышланган мәкаләсен шатланып каршы алган һәм татар халкы Президент әйткән идеягә иярер дип саный. «Татарстан Президенты милләт өчен бик әһәмиятле мәсьәләләргә игътибар биргәнен күрдем. Ул көчле администратор, идарәче, финансист, Россиядә технократ җитәкчеләр рәтендә санала, сәяси тайпылышларга бирешә торган кеше түгел. Ул хәзер яше белән дә... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казан, Лаеш һәм Алабуга кунакханәләре санитар-эпидемиологик нормаларны бозган

(Казан, 25 июль, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанда Роспотребнадзор тарафыннан тикшерелгән 37 кунакханәнең өч кунакханәсендә санитар-эпидимиологик нормаларны бозуны ачыклаган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.   Роспотребнадзор кунакханәләрне һәм хостелларны контрольдә тотуын дәвам итә, чөнки актив рәвештә туристлык сезоны дәвам итә.  "Монда вазгыять яхшы якка үзгәрде... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Истанбулда Айасофья-и Кәбир мәчетендәге беренче намазга 350 мең кеше катнашты

(Истанбул, 25 июль, «Татар-информ», Рушания Алтай). Истанбулда Изге София храмын музейдан мәчеткә әверелдергәннән соң укылган беренче намазга 350 мең кеше катнашкан. Бу хакта Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган матбугат әһелләренә белдерде. Тарихи гыйбадәткә катнашырга килгән халык Изге София храмы адындагы мәйданга сыймагач, бакчаларда, ара урамнарда, тирә-як бина түбәләрендә намаз сафына басты. Дүрт мөэзин Айасофья-и Кәбир шәриф мәчетенең дүрт манарасыннан да азан әйтте. Төркия Илбашы Р.Т. Эрдоган... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Ркаил Зәйдулла: Президентыбызның мәкаләсен татар халкының стратегиясе дип атарга була

(Казан, 25 июль,  «Татар-информ»,  Рифат Каюмов). ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Халык шагыйре, Г.Тукай ис. Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла Рөстәм Миңнехановның матбугатта чыккан милләт язмышына багышланган мәкаләсен татар халкының стратегиясе дип атап булуын әйтте. «Рөстәм Нургалиевичың мөрәҗәгате татар дөньсы өчен зур вакыйга. Андагы сүзләрнең Президентыбыз исеменнән әйтелүе бик мөһим! Дөресен генә әйткәндә, бу мәкаләне татар халкының стратегиясе дип атарга була. Аңлаган кешегә монда барысы да ачыктан-ачык әйтелгән»... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда кинотеатрларны ачу планлаштырылмаган

(Казан, 25 июль, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанда әлегә биналарда кинотеатрлар ачарга планлаштырылмый. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Бүген без икенче этапта торабыз, һәм биналарда кинотеатрлар ачу турында сүз бармый. Алар әлегә ябык», — диде Авдонина. Татарстанда өченче этапка күчү йоктырылган Covid-19 таралу коэффициенты күрсәткече 0,5 процентка җиткәч булачак. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның алты кибетендә битлек һәм перчатка режимын бозу очрагы ачыкланды

(Казан, 25 июль, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсендә республиканың алты кибетендә санэпидрежим бозу очракларын ачыклады. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Азык-төлек кибетләрендә хокук бозуларны ачыклау дәвам итә. 103 азык-төлек кибете тикшерелде, һәм Казан, Тәтеш, Алабуга, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә шәһәрләрендә хокук бозу очраклары ачыкланды», — диде Авдонина. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Зөлфәт Хәкимгә Татарстанның халык язучысы исеме бирелде

(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Зөлфәт Зөфәр улы Хәкимхановка (Зөлфәт Хәким) Татарстанның халык язучысы исеме бирү турындагы боерыкка 24 июльдә имза куйган. «Язучы, Язучылар берлеге әгъзасы Зөлфәт Зөфәр улы Хәкимхановка татар әдәбиятен үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен Татарстанның халык язучысы исемен берергә», диелгән боерыкта.

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның 35 предприятиесендә санэпидрежим бозу очраклары ачыкланды

(Казан, 25 июль, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Роспотребнадзорның Татарстан буенча республикада чикләү чараларын бетергәннән соң яңадан ачылган 875 оешманы тикшерде һәм 35 предприятиедә санитар-эпидемиологик режимны бозуны ачыклады. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. Без бүген ачылган һәм эшли торган объектларны тикшерүне дәвам итәбез. Бер атнада 1 264 күрсәтмә бирелде һәм 875 объект тикшерелде. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Коену сезоны башланганнан бирле Татарстан сулыкларында 47 кеше батып үлгән

(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы сулыкларында коену сезоны башланганнан бирле 47 кеше батып үлгән, шул исәптән җиде бала, 2020 ел башыннан – 60 кеше. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Россия ГХМның Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ирек Кадамов сөйләде. Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә. Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда социаль челтәрләр мониторингы бүлеге булдырылачак

(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Татарстанда социаль челтәрләр мониторингының махсуслаштырылган бүлеген булдыру планлаштырыла. Бу интернет челтәрендә виртуаль берләшмәләр аша таратыла торган террорчылык идеологиясенә каршы тору өчен эшләнелә. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Интернет челтәрендә виртуаль берләшмәләр аша таратыла торган террорчылык идеологиясенә каршы көрәш буенча өстәмә чаралар турында» мәсьәләсе буенча ресспубликада террорга каршы комиссиясе утырышында хәбәр итте. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе республикага килгән 37 самолетны тикшерде

(Казан, 25 июль, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанда 37 авиалайнерны йогышлы авырулар йоктырган кешеләр булу-булмауга тикшерделәр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Аэропортларда санитар-карантин контроле дәвам итә. 37 һава судносы тикшерелгән. 4176 пассажир арасында йогышлы авыру симптомнары һәм температура булган кешеләр ачыкланмаган», — диде Авдонина. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Covid-19 сәбәпле, Татарстанның психоневрологик интернатлары үзизоляциядә кала

(Казан, 25 июль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Коронавирус вазгыяте сәбәпле, Татарстанда психоневрологик интернатлар үзизоляция режимында кала. Бу хакта Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде. «Бүген безнең алты учреждение шундый ябык режимда эшләүне дәвам итә. Бу — психоневрологик интернатлар, без анда нинди катлаулы контингент булуын аңлыйбыз», — дип аңлатты Эльмира Зарипова. 27 апрельдән 44 учреждение... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 белән авыруның 32 яңа очрагы теркәлгән

(Казан, 25 июль, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 белән авыруның 32 яңа очрагы теркәлгән. Бүгенге көнгә республикада барлыгы 5 404 кеше яңа коронавирус инфекциясе йоктырган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. «100 мең кешегә 145,1 авыру туры килә, бер атналык үсеш 0,6 процент тәшкил итә», — диде Любовь Авдонина. Узган атнада... Читать дальше...


Посиневшие воротнички: россияне задумались о переходе на рабочие специальности

В столкновении рейсового автобуса с легковушками в Воронежской области погиб 1 человек, 8 пострадали

Бывшего совладельца «Телты» Игоря Морозова не выпустили из СИЗО

Инспектор ЕС едет в Казахстан "закрывать" таможню с Россией. Токаев, похоже, не против



Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Студентки-первокурсницы Трубчевского педколледжа стали участницами опроса

Белгородский производитель холодильного оборудования продолжает тонуть в многомиллионных долгах

Рождаемость на Дальнем Востоке стала выше, чем в среднем по России

Игры БРИКС – это совсем не новая Олимпиада. Ну и пусть?

Музыкальные новости

Санкции? Не смешите теневой флот: Bloomberg пишет, что все наши танкеры заблокированы санкциями.

ЧЭРЗ закупил современное оборудование в рамках инвестпрограммы

Диарея и рвота обеспечены: назван самый опасный регион для летнего отдыха в России

Чемпионат Москвы по снайперской стрельбе пройдет в парке «Патриот»

Новости России

Бывшего совладельца «Телты» Игоря Морозова не выпустили из СИЗО

«Снег в моем дворе» Бакура Бакурадзе отмечен призом за режиссуру на кинофестивале в Шанхае

Финский автопром?! Был и такой — и вот что с ним стало

В столкновении рейсового автобуса с легковушками в Воронежской области погиб 1 человек, 8 пострадали

Экология в России и мире

«Какими средствами контрацепции пользуется ваша жена?» – спросил американский турист у таджика, шокировав группу: названы дикие случаи поведения американцев за границей

Ирина Ортман оставляет в прошлом «Всё, что было вчера».

Пьяный гражданин Азербайджана из Тулы поехал в гости к брату и открыл стрельбу в Кургане

Опубликован список авиакомпаний и их цены на перелёты в Таиланд этим летом

Спорт в России и мире

Маринов, Мартьянова, Шлейхер: кто еще из звезд Игр БРИКС мог поехать на Олимпиаду в Париж

Шнайдер проиграла Коччаретто в 1/4 финала турнира WTA в Бирмингеме

"Стараюсь играть не хуже него": Калинская о своих отношениях с Синнером

Азаренко уступила в полуфинале турнира WTA-500 в Берлине

Moscow.media

BIA Technologies вошла в число ведущих интеграторов программных и аппаратных решений России

Военные следователи провели рейд по бывшим мигрантам в Феодосии

История одного похода

ИИ-аватары в TikTok заговорили фразами Гитлера: инструмент попал не в те руки







Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *