Татарстанда коронавирусның 36 яңа очрагы ачыкланган
![Татарстанда коронавирусның 36 яңа очрагы ачыкланган](https://tatar-inform.tatar/attachments/c9eee2d96e176216adaba609b9bb5e57300d9987/store/fill/780/440/f1ef5ed312e53743b02d2d505e43e986f34d3b3f42fa77561a60ba95987a/%D0%B0%D1%80%D1%85%D0%B8%D0%B2%2B%D0%B2%5B1%5D.jpg)
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда 36 кеше коронавирус белән авыруы ачыкланган, аларның икесе вирусны республикадан читтә йоктырган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «13 пациент хастаханәдә, 23 кеше өйдә дәвалана», — диелә хәбәрдә. Авыру йоктыручыларның күбесе 30-50 (12 кеше), 70-80 (9 кеше) һәм 50-60 (8 кеше) яшьлекләр. Авыру очракларының иң күбе Казанда теркәлгән — монда 23 кеше авырган. Яшел Үзәндә өч, Буа, Югары Ослан, Лаеш районнарында икешәр, Әгерҗе, Биектау, Питрәч һәм Сарман районнарында берешәр кеше вирус йоктырган. Коронавирус инфекциясе тарала башлаганнан бирле республикада барлыгы 7654 кеше авырган, 6484 кеше дәваланып беткән.