Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Октябрь
2020

Новости за 14.10.2020

Tatar-inform.tatar 

Сабада тугыз балалы гаилә ике фатир ачкычы алды

(Саба, 14 октябрь, «Татар-информ», «Саба таңнары» , Фәнил Мәүлетов). Узган җомгада Байлар Сабасында ку­­­а­­нычлы вакыйга булды. Социаль ипо­­­тека һәм арендалы торак про­грам­­­масында катнашучыларга «То­рак­­­ һәм шәһәр мохите» илкүләм про­­ек­ты кысаларында төзелгән 27 гаи­лә­­­гә исәпләнгән йорттан фатир ач­­­­­кычлары бирелде. Иң беренче итеп 9 бала үстерүче Сәгыйтовлар ике фатирга ачкыч алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Ә символик ач­­­­­кычны подрядчы оешмадан йорт­­­­ның булачак старостасы Ал­маз­­ Мәү­лин кабул итеп алды. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Питрәч районының Яңа Шигали авылында герой-якташларга мемориал такта ачтылар

(Питрәч, 14 октябрь, «Татар-информ», «Питрәч-информ» , София Егорычева). Питрәч районының Яңа Шигали авылында герой-якташларга мемориал такта ачтылар. Тантанага авылның берничә буын вәкиле җыелды. Алар 86 солдатны хөрмәтләп искә алу өчен чәчәкләр белән килде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Һәйкәл ачылган китап битен хәтерләтә. Өске өлешендә Җиңү Ордены сурәтләнгән. Мемориал тактаның бер ягында сугыш кырларында һәлак булган 46 кеше, икенче ягында өйләренә әйләнеп кайткан 40 кеше исеме язылган. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Менделеевскида мебель цехының түбәсе янган

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Менделеевскида мебель цехының түбәсе янган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүген 20.13 сәгатьтә 112 номерына Гунин урамында җиһаз цехы түбәсе яна дигән хәбәр килде. Чакыру буенча килгән 86 нчы янгын часте хезмәткәрләре цехны уттан саклап кала алды, әмма түбәсе янды, диелә хәбәрдә. Янгынның мәйданы 30 кв.м тәшкил итә.

Tatar-inform.tatar 

Татарстан җитәкчелеге Фәйзи Галиев вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан җитәкчелеге Бөек Ватан сугышы ветераны, Россиянең һәм республиканың атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәйзи Галиев вафатына бәйле кайгы уртаклашы белдерде. Фәйзрахман (Фәйзи) Галиев 1925 елның 2 июлендә Татарстан АССРның Арча районында туган. Ул хезмәт юлын Әтнә районының «Чулпан» колхозында хисапчы булып башлаган. 1942 елда Смоленск пехота училищесы курсанты була, ә 1943 елда фронтка китә, анда 722нче укчы полк разведчигы булып хезмәт итә. Яраланганнан соң ул «Чулпан» колхозына кайта... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Ак Барс» хоккей командасының капкачысы Әмир Мифтахов беренче «коры» уенын үткәрде

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккейчылары Хабаровск шәһәренең «Амур» командасына каршы уйнады. Матчта 4:0 исәбе белән Казан  командасы җиңде. Бүген «Ак Барс» капкасын 20 яшьлек Әмир Мифтахов саклады һәм бер алка да керттермәде. Кичәге уенда бозга, төп капкачы буларак, 18 яшьлек Артур Әхтәмов чыккан иде. Беренче период. Ундүртенче минутта Михаил Глухов «Амур» капкасына алка кертте, тик видеокабатлауда хоккейчы алканы тимераягы белән бәреп керткәне ачыкланды... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Алинә Заһитова «Матч! 5 лет» премиясенә тәкъдим ителгән

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Казанның «Рубин» командасы баш тренеры Леонид Слуцкий «Герой вирусного видео» номинациясендә «Матч! 5 лет» премиясенә дәгъва итә. Валерий Карпин, Евгений Плющенко, Этери Тутберидже һәм Станислав Черчесов аның көндәшләре булачак. Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Юлия Ефимова, Мария Ласицкене, Евгения Медведева һәм Мария Шарапова белән «Иң популяр спортчы» номинациясе бүләге өчен көрәшәчәк. «Матч ТВ» медиа-холдингы җитәкчелеге спорт... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Тын юллары вирус инфекциясе арту сәбәпле, Татарстанда балалар бакчасы ябылган

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва).Татарстанда уку елы башланганнан алып салкын тиеп авыручылар арту сәбәпле, 77 сыйныфта уку һәм бер балалар бакчасы эшләүдән туктаган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. «Тын юллары вирус инфекциясен кисәтү максатыннан 26 мәктәпнең 77 сыйныфында уку туктаган һәм бер балалар мәктәпкәчә... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россиядә коронавируска каршы көрәшүче табибларга түләү системасы яңартыла

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә ноябрьдән башлап коронавирус йоктырган пациентлар белән эшләүче медикларга түләүләр системасы үзгәрәчәк. Хәзер аңа күчү өчен документлар әзерләнә. Бу хакта Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога сылтама белән ТАСС хәбәр итә. Медицина хезмәткәрләренә барлык түләүләр дә төбәкләргә вакытында килә, дип сөйләде министр. «Барлык түләүләр дә төбәкләргә үз вакытында күчерелә. Хөкүмәт бу мәсьәләне контрольдә тота», — дип уртаклашты Михаил Мурашко. Аның мәгълүматлары буенча... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Ике бала ут белән уйнау сәбәпле, Татарстан фермасында 420 түк печән янып беткән

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанның Бөгелмә районында фермада ике малай ут белән уйнаган. Шуннан соң 420 түк печән янып беткән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. 12 октябрьдә Бөгелмә районында фермада печәнгә ут төртеп яндырулары турында полициягә хәбәр итәләр. Хокук саклаучылар ачыклаганча, 9 һәм 12 яшьлек ике малай фермада уйнап йөри. Малайларның берсе Мәскәү кешесе була. Алар ут белән саксыз куллану сәбәпле, янгын чыга. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда җылы һава торышы һәм бераз яңгыр көтелә

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә җылы һава торышы һәм бераз яңгыр көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Иртәгә аязучан болытлы һава, урыны белән бераз яңгыр явуы көтелә. Моннан тыш, көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил булачак. Төнлә һава температурасы +4...+9 градус җылы, көндез һава температурасы +14...+19 градуска кадәр күтәреләчәк.

Tatar-inform.tatar 

Татарстан юлында яна башлаган «КАМАЗ»ны трактордан су сиптереп сүндергәннәр

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). ТР трассасында ут капкан «КАМАЗ»ны трактордан су сиптереп сүндерделәр. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүген 10.33 сәгатьтә 112 ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына республиканың Кукмара районы Нырья авылы янындагы юлда «КАМАЗ» яна башлады, дип хәбәр килде. Янгын сүндерүчеләр килгәнче үк, җирле халык, су сыешлыгы булган трактор ярдәмендә, ут капкан зур йөк машинасын сүндерде. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Juna төркеме татар шагыйрьләре шигырьләренә язылган җырлардан альбом чыгара

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Казанның Juna төркеме «Amanat» альбомын чыгара. Ул хәзерге татар шагыйрьләренең шигырьләренә язылган җырлардан торачак. Альбомның исеме символик, чөнки «әманәт» сүзе «саклауга бирелгән» дигәнне аңлата. Альбомның композициясенә Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Роберт Әхмәтҗанов һәм ХХ-XХI гасырның башка татар шагыйрьләре иҗаты кертелгән. Җырларда татар көен һәм рок-, фолк-инструментларның һәм электрон сэмплларның яңгырашын тәкъдим итәчәк. «Дуслар. Альбом чыга, аңа сез акча җыярга ярдәм иттегез. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Путин ташламалы ипотеканы 2021 елның уртасына кадәр озайтырга тәкъдим итте

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Россия Президенты Владимир Путин ташламалы ипотека программасын (6,5 процент) киләсе ел уртасына кадәр озайтырга тәкъдим итте. Бу хакта ул Хөкүмәт әгъзалары белән видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә әйтте. «Төзелеш тармагына һәм гражданнарга ярдәм чараларының берсе — 6,5 процентлы ташламалы ипотека. Ул бездә 1 ноябрьдә тәмамлана. Икътисад торгызылып килсә дә вазгыять катлаулы, шуңа да карамастан, кешеләргә һәм икътисадның кайбер тармакларына да авыррак. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан аграрийларына минераль ашламалар сатып алу өчен 1 млрд сум акча биреләчәк

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан аграрийларына 2021 ел уңышы өчен күләмендә өстәмә акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров киңәшмәдә белдерде, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте. «Татарстан Президенты минераль ашламалар кертү өчен 1 млрд. сум күләмендә өстәмә акча бүлеп бирү турындагы үтенечне хуплады», — диде Җәббаров. Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә кыр эшләренең күп өлеше төгәлләнгән... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Роспотребнадзор: Дискотекалар вирус инфекциясе таралу өчен идеаль урын

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстан яшьләре тыелган дискотекаларда яңа коронавирус инфекциясе һәм кискен тын юллары авырулары (ОРВИ) йоктыра. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Эпиданамнез җыйганда кешеләр дискотекалар һәм төнге клубларга йөрүләрен таный. Мин республикада яшәүчеләргә... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россиядә коронавирустан икенче вакцинаны теркәделәр

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирустан икенче вакцина теркәлде. Бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте әгъзалары белән чираттагы киңәшмәдә РФ Президенты Владимир Путин сөйләде. «Новосибирскиның «Вектор» үзәге бүген коронавируска каршы Россиянең икенче вакцинасын — «ЭпиВакКорон»ны теркәде», — дип хәбәр итә дәүләт башлыгының матбугат хезмәте. Вакцина вирус фрагментлары — синтетик пептид антиген булу белән аерылып тора. Препарат иммун реакциясен булдырып, алга таба иммунитет булдырырга ярдәм итә. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Песошинга Татарстан районнарында электр подстанциясен төзекләндерү турында сөйләделәр

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 2020 елның I яртыеллыгында электр белән тәэмин итә торган 2,2 меңнән артык яңа объект сафка бастырылды, шул исәптән дүрт электроподстанция яңартылды. Бу хакта «Сетевая компания» Директорлар советы утырышында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинга хәбәр иттеләр. Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, утырышта электр белән тәэмин итүнең ышанычлылык күрсәткечләре, шулай ук республика кулланучыларына электр энергиясен тапшыру турындагы мәгълүматлар каралды. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татьяна Голикова Татарстанны битлек режимын катгый контрольдә тоткан өчен мактады

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Россия вице-премьеры Татьяна Голикова Татарстанны республикада битлек режимын үтәү катгый контрольдә булуы өчен мактады. Бу хакта ул Россия Президенты Владимир Путинга видеоконференция режимында узган киңәшмә вакытында әйтте. «Авыру дәрәҗәсе түбән булган төбәкләрдә эпидемиягә каршы барлык чараларның максималь кулланылуын контрольдә тоту билгеләп үтелә. Мисал өчен, Чечня һәм Татарстан республикаларында битлек киеп йөрү катгый контрольдә тотыла... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Төркия дәүләт радио тапшыруында Япония татарлары тарихы турында сөйләделәр

(Истанбул, 14 октябрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркия дәүләт радиосының  «Мәдәни тәрәзә» тапшыруында Япония татарлары тарихы турында сүз барды. Бу хакта Төркиянең танылган галиме, япон теле һәм тарихы белгече Али Мәртхан Дүндар сөйләде.  Бер сәгатькә якын барган тапшыруда галим Идел буе татарларының Япония тарихы һәм сәясәтендә тоткан рольләре турында сөйләде. Программада Төркиянең «Төрки дөнья музыкасы» ансамбле башкаруында татарча җырлар яңгырады.   Анкара университеты профессоры Али Мәртхан... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Covid-19 сәбәпле, Казан консерваториясе 75 еллык юбилеена багышланган чараны күчерде

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Лилия Шәйхетдинова). Covid-19 сәбәпле, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе 75 еллыгы уңаеннан тантаналы чараны күчерергә мәҗбүр булган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына консерватория ректорының концерт-иҗат эшчәнлеге һәм халыкара элемтәләре буенча урынбасары Елена Хәкимова хәбәр итте. «Концерт белән тантаналы кичәне 2021 елның көзенә күчерү турында карар кабул ителде. Бер елдан соң барлык теләүчеләр уку йортын шәхсән котлый алачак дип өметләнәләр. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Истанбулда 800гә якын туристлык объекты «Имин туризм» сертификатын алган

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Истанбулда 794 туристлык объекты катгый санитар-гигиена таләпләренә туры килүен раслый торган «Имин туризм» сертификатын алды. Бу турыда Төркия туризмын үстерү агентлыгына сылтама белән «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә. Төркия хөкүмәте программасы буенча, коронавирус пандемиясе вакытында илнең 30 зур провинциясендә сертификация уздырыла. Төркиянең Мәдәният һәм туризм министрлыгы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Транспорт һәм инфраструктура министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан трассасында Башкортстан һәм Украинадан килгән фуралар бәрелешкән

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Баулы районындагы трассада Башкортстаннан һәм Украинадан килгән ике фура бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте. Авария көндезге унда «Урал» М5 трассасының 1280 нче чакрымында булган. Бәрелешкәннән соң Украинадан килгән йөк машинасы басуга очып төшкән, алгы тәрәзәсе ватылган. Ә Башкортстаннан килгән машинага җитди зыян килгән — бәрелүдән аның кабинасы ян-якка авышкан.   «Башкортстаннан килгән фура рулендәге өлкән яшьтәге ир-ат имгәнгән... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан кешесе Төркиядә тәрәзәгә кысылып үлгәннән соң җинаять эше ачылды

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Төркиядә ял иткәндә Татарстан кешесе тәрәзә рамына кысылып үтлгәннән соң, Тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә. Тикшерү мәгълүматлары буенча, 58 яшьлек ир-ат гаиләсе белән Манавгат шәһәрендә кунакханәдә ял иткән. Кич белән Татарстан кешесенең хатыны һәм кызы чарага киткән. Алар кайтканда ир-ат үлгән булган. Ул автомат рәвештә йөри торган тәрәзә рамына кысылган булуы ачыкланган. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Кабулда СССРның Әфганстандагы илчесе Фикрәт Табиевка багышланган стенд ачтылар

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Әфганстанның Кабул шәһәрендә Россия Фән һәм мәдәният үзәгендә СССРның Әфганстандагы илчесе Фикрәт Табиевның ТАССР өлкә комитетының беренче секретаре вазифасындагы эшенә багышланган мәгълүмати стенд ачылды. Чара Казан — Мәскәү — Кабул телекүпере вакытында туры эфирда узды. Анда Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев катнашты. «Бу Әфганстанда татар җәмгыяте өчен бик мөһим чара. Өлкә комитетының беренче секретаре Фикрәт Табиев 1979 елның декабреннән... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россия халкына җәмәгать урыннарында йөрми торырга киңәш итәләр

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб җәмәгать урыннарында йөрүне киметергә, битлек кияргә һәм антисептик кулланырга киңәш итә. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. «Штаб сәламәтлеккә сакчыл карарга, җәмәгать урыннарына йөрүне киметергә, шәхси саклану чараларын һәм антисептик кулланырга, хәл начарланган очракта өйдә калырга һәм медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искәртә», — диделәр журналистларга оператив штабта.


Гражданка Чехии погибла из-за влетевшего в окно ее машины камня

Большинство россиян считают, что сбережения надо хранить в национальной валюте

Авиалайнер из Москвы 23 июня прилетает в аэропорт Владивостока с задержкой

Певица Дженнифер Лопес готова развестись с Аффлеком из-за его скверного характера



Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Подполковник США: Путин делает с нами то же, что Рейган – с Советами

Уфу накрыл мощный ливень: В аэропорту ушла под воду взлётно-посадочная полоса

РПЦ: 22 июня станет Днем принесения чудотворного образа в Троице-Сергиеву лавру

Секс-работникам в Бельгии позволят заключать трудовые контракты

Музыкальные новости

В Красноярском крае будут судить азербайджанца, который в 2006 году избил и изнасиловал певицу

Навка решилась рассказать правду о прощании с Заворотнюк: Как болезнь отразилась на внешности актрисы

Путин припомнил Анкаре за двойную игру: Эрдогану придется раскошелиться на 60 млрд долларов

В 11 регионах России будет снижена допустимая доля трудовых мигрантов

Новости России

Секс-работникам в Бельгии позволят заключать трудовые контракты

Певица Дженнифер Лопес готова развестись с Аффлеком из-за его скверного характера

Шуфутинский сыграет в сериале «Третье сентября» по мотивам его одноименного хита

Отдых в Анапе стал разочарованием для туристов: "Приехали к болоту"

Экология в России и мире

Пьяный гражданин Азербайджана из Тулы поехал в гости к брату и открыл стрельбу в Кургане

Kenzo, коллекция menswear весна-лето 2025

Легенда о «300-х русских школах» в Азербайджане

В Красноярском крае будут судить азербайджанца, который в 2006 году избил и изнасиловал певицу

Спорт в России и мире

Потапова вышла в ¼ финала теннисного турнира в Бирмингеме

Рыбакину "оставили" без Уимблдона

Шнайдер проиграла Коччаретто в 1/4 финала турнира WTA в Бирмингеме

Тарпищев: У Рублева есть сложности со здоровьем, но он хочет сыграть на Уимблдоне

Moscow.media

В Югре готовят к реализации два дорожных инвестиционных проекта

В этом году отремонтируют два моста через Ручей на трассе Югорск – Таежный в Югре

«Три богатыря. Ни дня без подвига» уже в кино! «Юмор FM» рекомендует

Врач предупредил о смертельной опасности спорта после застолья







Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *