Буа районында чигүле эшләнмәләр бәйгесе игълан иттеләр
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», «Байрак» ). Бөтендөнья татар когрессынының Буа районы бүлекчәсе 10 октябрьдән башлап декабрь ае ахырына кадәр «Чигүләрдә халкымның күңел көзгесе» дигән конкурс игълан ителә. Бу турыда район басмасы язды.
Ул ТАССРның 100 еллыгы, Буа шәһәренә 240, районга 90 ел тулуга багышлана. Конкурска чигү эшләре кабул ителәчәк: сөлге, намазлык, кульяулык, калфак, изү, хәситә. Призлы урыннар алган эшләр кире кайтарылмый. Алар республика, район күләмендә үткәреләчәк чараларда урын алачак. Анда теләсә нинди яшьтәге милләт кешесе катнаша ала.
Чигешләргә таләпләр куела: сөлге 2 метр озынлыкта, киңлеге 50 сантиметр булырга, тукыма башыннан чигелгән бизәкләрне кереп, өскә 40 см калдырып, «БУА» дигән сүз чигелгән булырга тиеш. Сөлгенең икенче ягына әлеге эшне башкаручының подписен язу да рөхсәт ителә.
Хәрефләр 5 см дан да зур булырга тиеш түгел. Намазлыкның размеры 120Х75, кульяулык 25Х25, калфак, изү, хәситәгә аерым таләпләр куелмый.
Җиңүчеләрне бүләкләү «Татар кызы» район бәйгесендә булачак. Эшләрне район мәдәният йортына «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының җирлое җитәкчесе Нурия Гайнулловага тапшырырга була, диелә хәбәрдә.