16 октябрьдә Илһам Шакиров каберенә таш куялар
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 16 октябрьдә Яңа Татар бистәсе зиратында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировның каберенә таш куелачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган «Tatar сүзе» бәйгесенә багышланган матбугат очрашуында Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин хәбәр итте. «Легендар җырчы Илһам Шакировны искә алу, догалар уку белән барачак. Мәрасимдә күренекле дәүләт эшлеклеләре, Татар дәүләт филармониясе артистлары һәм хезмәткәрләре, җырчының сәхнәдәшләре, театр артистлары, язучылар катнашуы көтелә. Таш Суриков исемендәге сәнгать институтын тәмамлаган талантлы скульптор Фәнил Вәлиуллин тарафыннан ясалды», — диде ул. Искәртеп үтик, Илһам Шакировка таш куелу турында мемориал такта ачылганда хәбәр ителгән иде. «15 октябрьдә Яңа Татар бистәсе зиратында кабер ташы куярга ниятлибез», — дигән иде Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин.