Татарстанда боз астына киткән балыкчыны коткарганнар
![Татарстанда боз астына киткән балыкчыны коткарганнар](https://tatar-inform.tatar/attachments/788a09e0c47ff64080324bbc6bab224c789eba47/store/fill/780/440/c3b0a9e863db63efbdf8726167726b75782ceee04c00456b973c6997922b/A1494F9B-54C9-4573-B3FF-C5EA3F229C41%5B1%5D.jpeg)
(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда боз астына төшеп киткән балыкчыны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсендә хәбәр иттеләр. Бүген 5:37 сәгатьтә экстрен хезмәтләр чакыруның 112 бердәм номерына Минзәлә районының Яңа Мәлкән авылы янында Ык елгасында 59 яшьлек ир-атның ерганакка төшеп китүе һәм ярдәм сорап кычкыруы турында хәбәр итәләр. Урынга «Хивус-10»да коткару посты хезмәткәрләре килгән. Ир-атны ярдан 500 метр ераклыкта табалар. Өшегән ир-атны ашыгыч ярдәм табибларына тапшыралар.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы юка бозга чыгуның куркыныч булуы турында кисәтә. 7 сантиметрдан юкарак бозга кергән өчен 1500-200 штраф каралган. Быел республикада балыкчылар еш чыга торган сулыкларда боз кату чорында 9 коткару посты тәүлек әйләнәсе кизү тора.