Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Ноябрь
2020

Новости за 28.11.2020

Tatar-inform.tatar 

Әлмәт юлларының чисталыгы gps-навигаторлар ярдәмендә контрольдә тотыла

(Әлмәт, 28 ноябрь, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). Район башлыгы Тимур Нагуманов Әлмәттә юлларны һәм тротуарларны ничек чистартулары турында сөйләде. Бу хакта район газетасы яза. Ул шәһәрдә күбесенчә механик чистартуны кулланырга тырышуларын әйтте. Әмма машиналар хәрәкәте көчле булган чатларда һәм аларга якын участокларда тоз катнашмаларыннан һәм махсус составлардан башка булмаганлыгын да аңлатты. «Юлларга махсус составлар сибелмәсә, көчле бозлавык була. Шуңа күрә аларны минималь күләмдә кулланырга тырышачакбыз», — дип аңлатты ул. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Чирмешән авыл җирлегендә Яңа елга иң матур бизәлгән йортларны бүләкләячәкләр

(Чирмешән, 28 ноябрь, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән », Кадрия Гамирова). Чирмешән авыл җирлеге Советы Яңа елга «Иң матур бизәлгән шәхси йорт» исемле бәйге игълан итте. Авыл җирлегендәге иң матур бизәлгән өч шәхси йорт хуҗасы бүләкләнәчәк. Комиссия аларны 15 декабрьдә авыл урамнарыннан узып ачыклаячак.

Tatar-inform.tatar 

Әгерҗедән Яна Шакирова Россия чемпионы исемен яулады

(Әгерҗе, 28 ноябрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре» ). Әгерҗедә яшәүче Яна Шакирова каратэ буенча Россия чемпионы булды. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. 20-25 ноябрьдә Орел шәһәрендә 12-13 яшьлек егетләр һәм кызлар, 14-15 яшьлек яшүсмер егетләр һәм кызлар, 16-17 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында каратэ буенча Россия беренчелеге узды. Тренер Аракелян Грайр җитәкчелегендә спортчыбыз Яна Шакирова Россия чемпионы булды һәм 1 урынны яулады.

Tatar-inform.tatar 

Срогы чыккан паспортны күпфункцияле үзәкләрдә ел ахырына кадәр алмаштырып була

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Быелның 1 февраленнән 15 июлендә кадәр срогы чыккан Россия паспортларын Татарстан халкы күпфункцияле үзәкләрдә штрафсыз гына алмаштыра ала. Моны 31 декабрьгә кадәр эшләргә кирәк. Бу хакта күпфункцияле үзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Срогы чыккан паспортларның гамәлдә булу вакыты Россия Президенты Владимир Путин Указы белән эпидемиологик вәзгыять начар булу сәбәпле озайтылды. «Калган гражданнар өчен гадәти кагыйдәләр гамәлдә –туган көннән соң 30 көн эчендә иске документны алыштырырга кирәк. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казан мэры авыл хуҗалыгы ярминкәләренең эше белән танышты

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанда 15 мәйданчыкта традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Аларның берсендә, Вахитов районында Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары чатында оештырылганында Казан мэры Илсур Метшин да булды. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлеге мәйданчыкта сәүдә иртәнге алтыда башланган. Монда бәрәңге, кәбестә, кишер, бозау ите, кош ите, он, ярмалар, сөт ризыклары, шикәр һәм азык-төлек сатылды. «Безнең бурыч — бөтен ассортимент тәкъдим ителергә тиеш, без моны һәр ноктада исәпкә алабыз... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстан синоптиклары томан турында кисәтте

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә 29 ноябрьдә Татарстанда һава торышы бозылачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итте. Республикада, шулай ук Казанда, төнлә һәм иртән томан төшәчәк, дип хәбәр итә синоптиклар. Метеорологлар фаразлары буенча, Татарстан территориясендә дымлы һәм болытлы, чагыштырмача җылы һава торышы сакланачак.

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда коронавирустан прививканы декабрь башында ясый башлаячаклар

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенә каршы «ЭпиВакКорона» дигән яңа вакцинаны тикшерү узачак, ирекле кешеләргә прививка ясаячаклар. Бу хакта Татарстан Президенты белән узган шимбә киңәшмәсендә республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина хәбәр итте. «Татарстан Республикасына кабат Роспотребнадзорның ике пилот проектында катнашу хокукы ышанып тапшырылды. Беренче проект — Роспотребнадзорның „Вектор“ фәнни үзәге тарафыннан эшләнгән „ЭпиВакКорона“... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда һөнәри белем бирү йортларында ковидка каршы чараларның үтәлүен тикшерәләр

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Урта махсус белем бирү оешмаларында коронавируска каршы санитар-эпидемиологик чараларны үтәүне тикшерә башладылар. Бу хакта республика Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Марина Патяшина әйтте. Барлык муниципалитетлар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Татарстандагы барлык югары уку... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Ноябрьдә Татарстанда ковид белән авыручылар саны 1,5 тапкырга арткан

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда ноябрь аенда коронавирус белән авыручылар саны 43 процентка арткан. Бу хакта республиканың Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстанның баш санитар табибы Марина Патяшина әйтте. Барлык муниципалитетлар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. «Балалар арасында авыручылар саны аз, шул ук вакытта 65 яшьтән өлкәнрәкләр арасында авыру йоктыручылар... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Тарихта без әзлебез» республикакүләм шәҗәрәләр конкурсының җиңүчеләре билгеле булды

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүген Казанда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында «Эхо веков в истории семьи — Тарихта без әзлебез» шәҗәрәләр конкурсының финалы узды. Театр сәхнәсендә көч сынашкан алты гаилә арасыннан жюри комиссиясе өч җиңүчене сайлап алды. Конкурста барлыгы Татарстанның 37 районыннан 38 гаилә катнашкан. Район һәм зона этапларын узган алты гаилә бүген театральләштерелгән чыгыш белән тамашачыларга үзләренең нәселләрен тәкъдим итте. Тамаша алдыннан... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда мәктәп һәм балалар бакчаларында чыршы бәйрәмнәре уздырырга рөхсәт иттеләр

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда балалар өчен яңа ел бәйрәмнәре оештыру санитария кагыйдәләренә туры килергә тиеш, бу балаларны һәм әти-әниләрне коронавирус инфекциясеннән саклау өчен кирәк. Бу турыда Татарстан Президенты белән узган шимбә киңәшмәсендә Татарстанның баш санитар табибы Марина Патяшина әйтте. «Балалар өчен яңа ел бәйрәмнәре оештыру тәртибенә игътибарлы булырга кирәк. Алар барлык таләпләрне үтәп һичшиксез уздырылырга тиеш. Бактерицид нурландыргыч, бер... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда мәктәп автобусы белән булган авариядә өч кеше зыян күргән

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда мәктәп автобусы һәм машина катнашындагы авариядә өч кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га авариянең шаһитлары сөйләде. Авария бүген иртән Привокзальная урамындагы 20нче йорт каршында булган. Монда «Тойота» җиңел машинасы һәм мәктәп автобусы бәрелешкән. Бәрелүдән чит ил машинасы юлга аркылы ауган, ә автобус юл читенә төшкән. Шаһитлар әйтүенчә, авария мизгелендә автобуста балалар булмаган. Беренчел мәгълүматлар буенча, җиңел машина... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда коронавирусның 85 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 85 яңа очрагы теркәлгән. Аларның дүртесе читтә йоктырылган һәм 81е контакт юл белән йоктырылган. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте. «19 кеше хастаханәдә, 66 кеше өйдә дәвалана», — диделәр матбугат хезмәтендә. Авыручыларның күбесе 30-50 яшьлекләр арасында — алар 38 кеше. 50-60 яшьлекләр арасында — 19, 60-70 яшьлекләр арасында — 11, 20-30 яшьлекләр арасында да шулай ук 11 кеше авырый. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиевага багышланган китап сатуга чыкты

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның халык артисты, мәшһүр җырчыбыз Хәмдүнә апа Тимергалиевага багышланган китап сатуга чыкты. Бу хакта Татарстан китап нәшрияты хәбәр итә. Китапның беренче өлешен җырчы үзе язган, икенче өлешендә иҗатташ дусларының теләкләре, фикерләре урын алган, өченче өлештә — матбугатта дөнья күргән материаллар тупланган. Басманың автордашы — Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте җитәкчесе Гөлназ Шәйхи.

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда 5 елда машина-трактор паркларының чирек өлешен төзекләндергәннәр

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Биш ел эчендә, 2016-2020 елларда, Татарстанда 307 ремонт-механика остаханәләренә, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм регулировкалау пунктларына һәм гаражларга капиталь ремонт ясалган. Бу машина-трактор паркларының гомуми санының 23 процентын тәшкил итә. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте. Бу турыда ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Барлык муниципалитетлар белән видеоконференция... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов хуҗалыкларга авыл хуҗалыгы техникасы торышына игътибарлырак булырга кушты

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төбәктәге авыл хуҗалыгы оешмаларына үз техникалары торышына игътибарлырак булырга өндәде. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Кайбер хуҗалыкларның техникага җавапсыз каравын күрәбез. Сезонлы саклауга куймыйча һәм планлы ремонт эшләрен башкармыйча алар бик зур чыгымнарга дучар булырга мөмкин. Авыл хуҗалыгы техникасына зур акча тотыла. Бу мәсьәләгә игътибарлырак булырга кирәк», — диде Президент республиканың Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Әниеңә «уф» дип тә әйтмә — «Шәһри Казан»

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ», «Шәһри Казан» , Дилбәр Гарифуллина). Әниләргә күпме генә хезмәт итсәк тә, аларның хакын үтәп бетерә алмаячакбыз. Ислам дине дә әни хакының иң зур хаклардан берсе булуын кисәтә. «Мәрҗани» мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтяхов белән без әниләребез алдындагы бурычлар турында сөйләштек. — Тугыз ай буе йөрәк түрендә йөртеп, зур авырлыклар белән дөньяга китергән һәм тәрбия кылган әниләребез алдында без бик бурычлыбыз. Аллаһ Тәгалә Коръәннең «Бәни Исраил» сүрәсендә: «Әгәр... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда планлаштырылган йортларның барысында да капиталь ремонт төгәлләнеп килә

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Быел күп фатирлы торак йортларда төзәтмәләрне исәпкә алып, капиталь төзекләндерү программасына 1063 бина кертелгән. 1007 йортта эшләр төгәлләнгән, Татарстанның Дәүләт торак инспекциясе 979 объектны кабул иткән. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фролов әйтте. Бу турыда республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Барлык муниципалитетлар... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Коронавирус үсеше иң түбән булган төбәкләрне атадылар

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Тәүлек эчендә COVID-19 үсешенең иң түбән темпы Ненец автоном округында теркәлгән, монда бу күрсәткеч 0,3 процент. Бу хакта РИА Новости яза. «Бер тәүлектә иң түбән үсеш темпы булган субъектлар: 1. Ненец автоном округы — 0,3 процент. 2. Ханты-Мансийск автоном округы, Дагыстан Республикасы — 0,6 процент. 3. Карачай-Черкесия, Кабардино-Балкария, Марий Эл Республикалары — 0,7 процент», — диелә хәбәрдә. Коронавирус буенча Россиядәге һәм дөньядагы актуаль мәгълүмат... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россиядә 1,1 млн кеше ковидка каршы көрәш чараларын бозган өчен штрафка тартылган

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 пандемиясе башланганнан бирле коронавируска каршы көрәш чараларын бозган өчен 1,1 миллионнан күбрәк кеше административ җаваплылыкка тартылган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына сылтама белән ТАСС хәбәр итә. Административ хокук бозу турында беркетмәләр «югары әзерлек, карантин, үзизоляция режимын үтәмәү фактлары буенча» төзелгән, диделәр министрлыкта. Россиядә 976,9 мең кеше Административ хокук бозулар кодексының 20.6.1... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Новиков: Татарстанда алданган өлешчеләрнең 15 проценты — берничә фатирлы инвесторлар

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Татарстанда алданган өлешчеләрнең 10-15 проценты — фатирлар сатып алган эшмәкәрләр һәм алар бюджет акчалары хисабына акча эшли. Бу хакта Татарстанның алданган өлешчеләргә ярдәм фонды директоры Иван Новиков Андрей Кузьмин белән «Галстуксыз интервью» тапшыруында әйтте. «Әгәр йортны төзеп бетерәбез икән, закон буенча без фатирны өлешләп түләүчеләргә дә, юридик затларга да, 50 фатиры булган инвесторга да бирергә тиеш, алар безнең өчен тигез. Социаль... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Россиядә коронавирусның 27 100 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Россиядә коронавирус йоктыручылар саны 27,1 меңгә артты һәм 2 242 633 булды. Бу хакта РИА Новости яза. «Узган тәүлектә Россиядә яңа коронавирус инфекциясен 85 төбәктә 27 100 кеше йоктырган, шул исәптән клиник симптомнары булмаган 5724 (21,1 процент) очрак ачыкланган», — диелә хәбәрдә. Пандемия башланганнан бирле илдә 2 242 633 очрак ачыкланган. Үсеш темпы 1,2 процентны тәшкил итә.

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда боз астына киткән балыкчыны коткарганнар

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда боз астына төшеп киткән балыкчыны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсендә хәбәр иттеләр. Бүген 5:37 сәгатьтә экстрен хезмәтләр чакыруның 112 бердәм номерына Минзәлә районының Яңа Мәлкән авылы янында Ык елгасында 59 яшьлек ир-атның ерганакка төшеп китүе һәм ярдәм сорап кычкыруы турында хәбәр итәләр. Урынга «Хивус-10»да коткару посты хезмәткәрләре килгән. Ир-атны ярдан 500 метр ераклыкта табалар. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда трассада тәгәрмәче шартлаган машина автовозга бәрелгән

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда трассада тәгәрмәче шартлаган чит ил машинасы автовозга килеп бәрелгән. Бу хакта фаҗига урыныннан «Татар-информ»га үз чыганагы хәбәр итте. Авария Алабуга-Ижау трассасында булган. «Фольксваген» йөртүчесе сүзләренчә, автомобильнең тәгәрмәче шартлаган, машина каршы як полосага чыккан һәм шунда фура белән маңгайга-маңгай бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә автоледи машинасында кысылып калган. Зыян күргән кызга ярдәм итү өчен 6 нчы эзләү-коткару отряды хезмәткәрләрен чакырганнар. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Сбербанк мошенниклыкның яңа алымнары турында кисәтте

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Телефон мошенниклары үз эшләрендә роботларны актив куллана башлаган. Алар Сбербанк ярдәмчесе рәвешендә клиентларга шикле операцияләр турында хәбәр итә һәм ялган банк хезмәткәре белән тоташтырырга тәкъдим итә. Бу хакта банкның Телеграм-каналына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.  «Телефон мошенниклары ярдәмче роботларны актив куллана башлады», — дип кисәттеләр банкта. Схеманың шактый гади булуы әйтелә. Ул «иминлек хезмәтеннән шалтыратуны» кабатлый, әмма махсус укытылган кешеләрне роботлар алмаштырган. Читать дальше...


«Держал в жестких рукавицах»: стало известно отношение Чернышева к лечению Заворотнюк

Мужчина и его мать погибли из-за пожара в Москве 23 июня

Отдых в Анапе стал разочарованием для туристов: "Приехали к болоту"

Рождаемость на Дальнем Востоке стала выше, чем в среднем по России



Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Засушливое пекло до +40 градусов: Вильфанд предупредил россиян о возвращении аномальной жары

Стратегический ход. США скрипят зубами от визита Путина во Вьетнам

Деревню в Румынии превратят в крупнейшую авиабазу НАТО в Европе

«Держал в жестких рукавицах»: стало известно отношение Чернышева к лечению Заворотнюк

Музыкальные новости

Уникальные места России. Военно-патриотический комплекс “Патриот” — одна из достопримечательностей Каменска-Шахтинского

Будни 1940-х годов реконструировали в парке у Музея Победы 22 июня

Котова покажет москвичам Ливчака и Вольсова: Музей-заповедник «Родина В.И. Ленина» получил президентский грант

Ростех представил новый Производственно-учебный центр в Татарстане

Новости России

Источник 360.ru: два человека погибли при пожаре в квартире в Новогиреево

Посол США в Японии: наши худшие опасения - визит Путина в КНДР и Вьетнам. Скрипали не придут на дело Стерджесс. Олланд: макронизму конец

Отдых в Анапе стал разочарованием для туристов: "Приехали к болоту"

долги отдал черным маком в окне встал

Экология в России и мире

Никакой сметаны: что делать с солнечным ожогом рассказал доктор Кутушов

Ирина Ортман оставляет в прошлом «Всё, что было вчера».

Работники сервисного локомотивного депо (СЛД) «Боготол-Сибирский» филиала «Красноярский» ООО «ЛокоТех-Сервис» приняли участие в соревнованиях Роспрофжел «Мы вместе»

Как россиянам получить визу на Кипр: туроператоры дали подробную инструкцию

Спорт в России и мире

Тарпищев: У Рублева есть сложности со здоровьем, но он хочет сыграть на Уимблдоне

Елену Рыбакину «лишили» Уимблдона

Россиянка Грачёва выступит за сборную Франции на Олимпиаде

Калинская оценила выход в финал турнира в Берлине и вспомнила о Синнере

Moscow.media

Тихая Ладога...

Военные следователи приняли участие в патриотической акции «Свеча памяти» в городе-герое Севастополе

BelkaCar стала лауреатом премии Digital Leaders в номинации «Сервис года»

Приморье. Взгляд.







Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *