Германия һәм Швейцариядә коронавирус инфекциясенең Британия мутациясен тапканнар
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Кичә Германия һәм Швейцариядә коронавирусның Британия штаммын йоктырган өч кешене ачыклаганнар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Аларның берсе - Бөекбританиядән Франкфурт аэропорты аша Германиягә килгән хатын-кыз. Шул ук вакытта, вирусны аэропортта, экспресс-тест үткәргәч кенә ачыклый алганнар, дип хәбәр итә Bild басмасы.
Швейцариядә исә коронавирусның Британия мутациясен ике кешедә тапканнар. Аларның икесе дә Бөекбританиядә яши, әмма вирус алар Швейцариягә килгәч ачыкланган.
«Әлеге мутация нәтиҗәләре уңай булган кешеләрдәге ике үрнәктә табылырга мөмкин. Бу кешеләр Бөекбританиядә яши һәм аларның Швейцариядә коронавируска тапшырган тестлары уңай булган», - диелә хәбәрдә.
Билгеләп үтелгәнчә, өч пациентның икесе карантинга озатылган. Инфекция йоктырган өченче кеше хакында әлегә мәгълүмат юк.
«Татар-информ» агентлыгы коронавирусның яңа мутациясе таралу куркынычы аркасында Россиянең Бөекбритания белән авиаэлемтәне туктатуы хакында хәбәр иткән иде.