Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Декабрь
2020

Новости за 25.12.2020

Tatar-inform.tatar 

Актанышта үзәк чыршы утларын кабыздылар

(Актаныш, 25 декабрь, «Татар-информ», «Актаныш-информ», Лилия Бәхтиева). Бүген Актанышта үзәк чыршысы утларын кабыздылар. Икенче ел рәттән Актанышның төп чыршысы хакимият йорты каршында урын ала. Димәк, Яңа ел чаралары да Актанышның нәкъ үзәгендә оештырылачак. Бу турыда Актаныш муниципаль районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә. Быелгы бәйрәмгә әзерлекнең мөһим яңалыгы —  биеклеге 12 метрлы чыршыны Мәскәүдән ук алып кайттылар. Заманча чыршы тулысынча ясалма, утлары да үзендә урнашкан. Район җитәкчелеге... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Чирмешәндә Яңа елга өй тирәләрен иң матур бизәүчеләрне бүләкләделәр

(Чирмешән, 25 декабрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадрия Гамирова). Чирмешән авыл җирлеге Советы Яңа ел уңаеннан игълан иткән «Иң матур бизәлгән шәхси йорт» дип аталган бәйгегә йомгак ясады. Җиңүчеләрне Үзәк чыршы янында узган бәйрәм чарасында бүләкләделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Октябрь урамындагы 4 нче йортта яшәүче Николай һәм Венера Герасимовларның йорт тирәсе иң матуры дип табылды. Алар өйләрен аллы-гөлле утлар белән бизәгәннәр, матур итеп балалар мәйданчыгы да ясаганнар. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Салават Күпере»ендә 1224 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп төзелеше тәмамланды

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Казанның «Салават Күпере» торак комплексында 1224 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп төзелеше тәмамланды. Төзүче оешма тарафыннан төзелешне тәмамлау турында җиткерелгән хәбәр буенча ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белем бирү учреждениесендә ахыргы тикшерүгә кереште. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Комплекслы тикшерү кысаларында, расланган проект документациясе буенча, мәктәп учреждениесенә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

КФУ чит ил абитуриентлары саны буенча Россия югары уку йортлары өчлегенә керде

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге эшләре, чит илләрдә яшәүче ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык Россия вузларына чит ил гражданнарын кабул итү буенча 2020 елга нәтиҗә ясады, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. Мәгълүмат Росхезмәттәшлекнең электрон системаларын кулланып, абитуриентлар тарафыннан бирелгән гаризалар саны турындагы мәгълүматларга нигезләнгән. Статистика күрсәткәнчә, Россия вузлары арасында чит ил студентлары... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Нижневартовскида «Татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре» түгәрәге ачылган

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Нижневартовскиның 11 номерлы мәктәбендә татар теле дәресләреннән тыш, укучыларга халкыбызның күңел бизәкләрен дә өйрәтәләр. Татар теле укытучысы Гүзәлия Халикова «Татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре» дип исемләнгән дәрестән тыш түгәрәк ачкан. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итте. Күптән түгел III Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә бергәләшеп әзерләнсәләр, бүген исә алар татар хатын-кызларының баш киеме булган, калфаклар ясау белән мәшгуль... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан парковкалары бушлай эшләячәк

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанның муниципаль парковкалары түләүсез эшләячәк. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе хәбәр итә. Яңа ел бәйрәмнәрендә, 31 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр, Казан муниципаль парковкалары бушлай эшләячәк. Шулай ук бушлай парковка 22-23 февраль, 8 Март, 1, 3 һәм 10 май, 12 һәм 14 июнь, 30 август, 4-6 ноябрь, 31 декабрь, Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрендә эшләячәк. Кече һәм урта бизнеска ярдәм итү сыйфатында муниципаль парковкаларның ташламалы эш режимы 31 гыйнварга кадәр озайтыла. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда Кыш бабайлар велопарадында һәркем катнаша ала

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). 27 декабрьдә Казанда Кыш бабайлар велопарады узачак, анда теләге булган һәркем катнаша ала. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Велопарад Кабан күле ярыннан алып Бауман урамы һәм «Черек күл» паркы аша Горький паркына кадәр узачак. Теләүчеләр Кремль яр буе буенча «Касә» янындагы төп чыршы янына һәм «Ак чәчәкләр» бульварына таба маршрутны дәвам итә алачак. Велоопарадка кушылу өчен «ВКонтакте» социаль челтәрендә чара бергәлегенә керергә, велосипедны... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның Филармония джаз оркестры татарча альбом яздыра

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Сергей Васильев җитәкчелегендәге ТР Филармония джаз оркестры татар халык җырлары, Александр Ключарев, Рөстәм Яхин, Сәйәр Хәбибуллин, Луиза Батыр-Болгари, Лидия Әхмәтова, Равил Камышев, Сергей Васильев әсәрләре кергән аудио альбом яза. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Альбомга Гүзәл Уразова, Филүс Каһиров башкаруында җырлар, флейтачы Александр Довгополый, La Primavera камера оркестры башкаруында инструменталь номерлар да керәчәк.

Tatar-inform.tatar 

Тагын бер ил туристлар өчен үз чикләрен ачарга планлаштыра

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Уругвай хакимияте 2021 елның икенче яртысында чит ил сәяхәтчеләрен кабул итә башларга уйлый. Бу хакта илнең туризм министры Герман Кардосога сылтама белән РИА Новости яза. «Бу планнарга кергән, моны иртәрәк тә эшли алырбыз дип өметләнәм. Барысы да пандемиянең ничек узуына бәйле», — диде ул. Аның сүзләренчә, Уругвай эпидемия белән көрәштә үрнәк ил булып тора һәм туризм буенча кызыклы юнәлеш булып санала. Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, илдә... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда «Чыршы» операциясе дәвам итә

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда «Чыршы» оператив-профилактик чарасы дәвам итә. Урманчылыклардан һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының территориаль бүлекләреннән 140тан артык мобиль патруль төркемнәре булдырылды. Аларның төп бурычы ылыслы үсентеләр өстенлек иткән урман кишәрлекләренә көн саен патрульлек итүдән гыйбарәт булачак Операция 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы. Исегезгә төшерик, агачларны законсыз кискән, урман утыртмаларына зыян... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Данлыклы Ногманнар нәселе авылыбызны саклап калды» — «Ватаным Татарстан»

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», « Ватаным Татарстан») . Авылыбыз урамы буйлап атлыйм. Камал абыйларның мәһабәт йортлары турыннан узганда, Балтач районы Куныр авылында яшәүче данлыклы Ногманнар нәселенең дәвамчысы булган бик мөхтәрәм, олы җанлы бу гаилә турында җылы сүзләр әйтеп, бераз гына булса да элекке чорларга кайтып килү теләге туды миндә. Намус белән бар көчен туган ягына сарыф иткән, газиз балаларында туган авылларына мәхәббәт тәрбияли алган, безнең мактауларга лаек шәхес ул Камал абый! Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда өч елдан «Ядкәр» генеалогия порталы барлыкка килергә мөмкин

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Татарстанда өч елдан «Ядкәр» генеалогия порталы эшли башларга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова әйтте. «Генеалогия порталы быел да эшли, әмма без аны әлегә ачык итеп ясамадык. Без Татарстандагы 21 авылны цифрлаштырдык һәм индекслаштырдык, моңа бик күп вакыт сарыф ителде. Кертелгән белешмәләр буенча безнең платформа эчендә шәҗәрә агачы төзи торган интеллектуаль система да булдырдык», — диде ул. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

2020 елда Darul-Kutub.com онлайн-китапханәсе фонды 180 иске китап белән тулыланды

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). 2013 елдан бирле ТР мөселманнар Диния нәзарәте тарафыннан гамәлгә ашырыла торган Darul-Kutub.com электрон китапханәсенең фонды 2020 елда шактый баеды — 1913 елга кадәр нәшер ителгән 180 иске хезмәт, сканер аша уздырылып, китапханәнең сайтына урнаштырылды. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Шулай итеп, бүгенге көндә Darul-Kutub.com электрон китапханәсе 1073 борынгы китапны (1300 томга якын) үз эченә ала, алар арасында татар галимнәре һәм дин әһелләренең... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Акыллы мәктәп» проекты Татарстан мәктәпләрендә үрнәк буларак тәкъдим ителәчәк

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Актанышның Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында «Акыллы мәктәп» дип атала торган система төзелә. «Акыллы мәктәп» системасына дәрескә кыңгырауларны автомат рәвештә бирү, укырга килүне теркәү, ата-аналарга хәбәрләр җибәрү, медиаҗиһазлар белән идарә итү, туклануны хисаплау системалары, эчке веб-сайт, чат-бот һәм мобиль кушымта керә. Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Табиб битлек киеп йөрүнең нинди инфекцияләрдән саклаганын әйтте

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Ковидка каршы профилактика чаралары, шул исәптән битлек киеп йөрү һәм социаль дистанция саклау Россия халкын башка инфекцияләрдән дә саклаган. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова әйтте. «Битлек киеп йөрү, сак булу, социаль дистанция саклау безнең төрле инфекцияләрдән саклады», — дип сөйләде Анна Попова «Россия 24» телеканалы эфирында. Ул кызамык, дифтерия һәм коклюш,... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Оренбург өлкәсендәге Куандык авылында татар фермеры мең баш кәҗә өчен бина төзи

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Оренбург өлкәсенең Куандык шәһәр округының Маячный бистәсендә шәхси эшмәкәр Фәнил Аблязов 2020 елда «гаилә терлекчелек фермасы»н үстерү өчен 15 млн сум күләмендә грант алды. Хәзер ул мең баш кәҗәне тоту өчен терлекчелек биналары төзи. Бу турыда Бөтендөнья т атар конгрессы хәбәр итте. «Грант акчасына фермер Оренбург мамыгы токымлы мең баш кәҗә сатып алды. Шулай ук тупас азык әзерләү техникасы — ике „МТЗ-82“ тракторы, ике пресс-җыючы, ике роторлы печән чапкыч һәм ике „2ПТС4“ арбалары алды»... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казан кунакханәләре Яңа ел алдыннан ковидка каршы чараларны көчәйтте

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Туризм буенча Татарстан дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Яңа ел алдыннан Роспотребнадзор таләпләре үтәлешен тикшерү өчен туризм инфраструктурасы объектларында йөреп чыкты. «Алдан бронь ясау нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Татарстан Республикасында узган елгы күләмдә туристлар көтелә. Санитар-эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып, туризм инфраструктурасы объектларына иминлек таләпләре көчәя. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, шәһәр туристлар кабул итәргә әзер дияргә була, иминлек таләпләре үтәлә. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Абай тормышы турында тарихи телесериал Төркиядә күрсәтеләчәк

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Агымдагы елның декабрендә «Қазахстан» милли телерадиокорпорациясе каналлары эфирында чыккан «Абай» тарихи телесериалы Төркиядә күрсәтеләчәк. Бу хакта «Казинформ» хәбәр итә. Проект турындагы килешүгә «Qazaqstan» милли телеканалы һәм Төркиянең «TRT AVAZ» дәүләт каналы арасында кул куелды, дип хәбәр итә «Казинформ». Фильмның алты сериясе дә инглиз һәм рус телләренә тәрҗемә ителәчәк. «Абай» сериалы «Qazaqstan» милли каналы инициативасы буенча төшерелә. Сериал бөек... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Марат Әхмәтов: Тәтеш районында төрле милләтләр арасында дустанә мөнәсәбәт хөкем сөрә

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», « Тәтеш таңнары »). Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов рәиселегендәге вәкилләрдән торган делегациянең эш визиты ноктасы — район авылларындагы һәм шәһәрдәге белем бирү оешмалары, чуаш мәгърифәтчесе Иван Яковлев исемендәге музей, мәдәният йортлары, милли-мәдәни үзәкләрдәге күргәзмәләр, туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Васил Шәйхразиев: Җанисәпкә бәйле хокук бозулар булса, без судка кадәр барып җитәбез

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев 2021 елда халык санын алу вакытында кешеләрнең милли хокукларына тәэсир итү яисә басым ясау күренешләре булса, Бөтендөнья татар конгрессына мөрәҗәгать итәргә өндәде. Бу турыда ул бүген ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә әйтте. Милли Шура рәисе Россиядәге биш миллионнан артык татарның өч миллионы Татарстан һәм Башкортстан республикаларында яши, дип искәртте. «Без һәр төбәктә яшәүче татарларга зур игътибар бирәбез... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Төмән өлкәсендә Себер татарлары мәдәниятенә багышланган музей ачу планлаштырыла

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Кичә Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Төмән өлкәсендә Себер татарлары мәдәнияте музее булдыруга багышланган киңәшмә узды, дип хәбәр итә конгрессның матбугат хезмәте . Киңәшмәне ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев уздырды. Шулай ук, утырышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, тарих фәннәр кандидаты Зәйтүнә Тычинских һәм башкалар катнашты. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Яңа ел түләүләре 13,5 млн баланың әти-әниләренә автомат рәвештә күчерелгән

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). 13,5 млн бала тәрбияләнүче гаиләләргә 5 мең сум акча алу өчен гариза язып торырга кирәк булмаган. Аларга акча автомат рәвештә күчерелгән. Бу хакта Пенсия фондына сылтама белән «Российская газета» яза. «5 мең акча түләү турында игълан итеп бер атна узгач, түләүләрне 8 яшькә кадәрге 13,5 млн баланың әти-әнисе алды», — диелә хәбәрдә. Шулай ук гаиләләрнең күбесенә бер җиргә дә мөрәҗәгать итәсе һәм гариза язып торасы булмаган, аларга түләүләрне Пенсия фондында булган белешмәләргә нигезләнеп җибәргәннәр. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

2020 елда мөфтият тарафыннан яшьләр өчен 13 проект тормышка ашырылды

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Агымдагы елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр өчен 13 проектны тормышка ашырды. Мөфтият 2020 елда яшьләр сәясәтен тормышка ашыру өлкәсендәге эшчәнлеген шундый күрсәткечләр белән тәмамлый. Коронавирус пандемиясенә карамастан, ел башында игълан ителгән барлык башлангычлар да тормышка ашырылды. Шул исәптән онлайн рәвештә дә, дип хәбәр итә гәзарәтнең матбугат хезмәте. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мөселман яшьләрен берләштерү өчен гамәлгә куелган иң мөһим инициативалары арасында ... Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Табиб коронавируска каршы көрәштә ИВЛ куллануның куркынычы турында сөйләде

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Коронавирустан вафат булган кешеләрне яргач, үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратының (ИВЛ) кайбер очракларда үпкәләргә зыян китерергә мөмкин булуы ачыкланган. Бу хакта терапевт, клиника фармокологы, медицина фәннәре кандидаты Андрей Кондрахинга сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Эксперт әйтүенчә, үпкәләрне ясалма җилләтү кайбер проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. «ИВЛ ярдәмендә без үпкәләрдә ясалма рәвештә оптималь газлар әйләнешен барлыкка китерәбез, әмма тулысынча стериль һава биреп булмый. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Исәпкә алынган керемгә бердәм салым түләүчеләр башка системага күчәргә тиеш

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Исәпкә алынган керемгә бердәм салым (ЕНВД) түләүчеләргә агымдагы елның 31 декабренә кадәр башка салым системасына күчәргә кирәк. Бу турыда «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча Идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте. «2021 елның 1 гыйнварыннан исәпкә алынган керемгә бердәм салым системасы бетерелә. Шуңа күрә әлеге системаны кулланучыларга 2020 елның 31 декабренә кадәр башка салым системасына күчү турында уйларга кирәк», — диде ул. Читать дальше...


Путин 22 июня после возложения цветов побеседовал с Белоусовым

Вильфанд назвал самые холодные дни в Москве на предстоящей неделе

В Ефремове отметили праздник Троицы

Актер Данила Козловский сообщил, что российское кино отстает от американского



Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Новый рекорд России: медитация Relax FM объединила 1699 человек

В аварии с автобусом «Ставрополь — Москва» погиб 1 человек, 8 пострадали

Связанных с Пригожиным медиаменеджеров задержали накануне годовщины мятежа ЧВК "Вагнер"

Упала на дочь и плакала. Отдыхавшая в Крыму рассказала об атаке ВСУ на пляж

Музыкальные новости

Военные следователи приняли участие в патриотической акции «Свеча памяти» в городе-герое Севастополе

В аэропорту Пулково по неизвестным причинам задержали семь рейсов

Audi работает над кроссовером RS Q6 e-tron с агрегатами от Porsche Macan Turbo

Алексей Колодезников о нефтегазовых проектах федерального уровня в контексте визита Владимира Путина

Новости России

Бывший силовик из Приднестровья, озвучил фейк, что в Молдове массово продают органы

Упала на дочь и плакала. Отдыхавшая в Крыму рассказала об атаке ВСУ на пляж

«США и Южная Корея бьются в истерике» – Россия может помочь КНДР модернизировать ракеты

«Желтый» уровень погодной опасности объявили в Подмосковье из-за грозы

Экология в России и мире

Ирина Ортман оставляет в прошлом «Всё, что было вчера».

Спрос на «русское» золото 585 пробы стабильно растет – исследование «585*ЗОЛОТОЙ»

BIA Technologies вошла в число ведущих интеграторов программных и аппаратных решений России

Работники сервисного локомотивного депо (СЛД) «Боготол-Сибирский» филиала «Красноярский» ООО «ЛокоТех-Сервис» приняли участие в соревнованиях Роспрофжел «Мы вместе»

Спорт в России и мире

"Стараюсь играть не хуже него": Калинская о своих отношениях с Синнером

Рыбакину "оставили" без Уимблдона

Потапова вышла в ¼ финала теннисного турнира в Бирмингеме

Маринов, Мартьянова, Шлейхер: кто еще из звезд Игр БРИКС мог поехать на Олимпиаду в Париж

Moscow.media

История одного похода

Трассу Южно-Сахалинск – Корсаков на Сахалине расширят до четырех полос

Приезжие избили мужчину в подъезде. Слухи о его смерти оказались преувеличены

В этом году отремонтируют два моста через Ручей на трассе Югорск – Таежный в Югре







Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *