Мы в Telegram
Добавить новость
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Мөхәммәтшин республика педагогларына: Сез Татарстанның киләчәк үсешенә нигез саласыз

5-17 февраль көннәрендә республиканың барлык мәктәпләрендә «Киләчәкне сайлыйбыз!» дип аталган парламент дәресләре узачак һәм Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы сайлау системасы нигезләрен аңлатуга багышланачак. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Дәүләт Советында тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының методик берләшмәләре җитәкчеләре өчен семинар узды, анда Парламент дәресе-2024кә старт бирелде. Парламент дәресләрен оештыруда һәм уздыруда актив катнашучы педагоглар белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин очрашты.

«Ел саен «Парламент дәресе» проекты кысаларында мондый форматта уза торган очрашулар инде матур бер традициягә әйләнде, – дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин педагогларга. – Безнең республикада менә дигән педагогик коллективлар эшли, алар балаларга белем, тәрбия бирүгә һәм үстерүгә җитди өлеш кертә. Нәкъ менә сез Татарстанның киләчәк үсешенә нигез саласыз. «Галиҗанәб Укытучы»дан гаире тагын кем үсеп килүче буынга дөрес юнәлешләр бирә һәм гражданлык үзаңы формалаштырырга ярдәм итә ала».

Парламент башлыгы масштаблы проектны оештыручыларга – Мәгариф һәм фән министрлыгына, ТР Мәгариф үсеше институтына, мәктәп директорларына һәм укытучыларына, методик әсбаплар эшләүчеләргә рәхмәт белдерде, күп еллар дәвамында аларның ярдәме белән укучылар белән нәтиҗәле коммуникация урнаштырырга мөмкин булуын билгеләп үтте. Быел республика мәктәпләрендә укытучылар җәмәгатьчелеге ярдәме белән парламент дәресе уналтынчы тапкыр узачак.

Парламент дәресе-2024нең темасы очраклы гына сайланмаган, чөнки бу ел Россиядә һәм Татарстанда яңа электораль цикл башлану белән билгеләнгән. 2024 елның 15-17 мартында Россия Федерациясе Президентын сайлаулар, 2024 елның сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар, аннары 2025 елда Татарстан Республикасы Рәисен сайлаулар һәм муниципаль сайлаулар, 2026 елда РФ ФС Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар узачак.

2024 елгы Парламент дәресендә сүз сайлау системасының үзенчәлекләре, сайлауларның әһәмияте, һәр гражданның сайлау һәм сайлану хокукы, электораль грамоталылык нигезләре турында барачак.

«Россия Президентын сайлаулар, һичшиксез, иң мөһим вакыйга булачак, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – Без үзебезнең ил лидерын сайларбыз, аның белән бергә Россия Федерациясе үсешенең алдагы этапларын узарбыз. Бу безнең барыбыз өчен дә имтихан».

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, яшь сайлаучыларга, сайлаулар чорында инде 18 яше тулган һәм алар тавыш бирүдә катнаша алачак укучыларга аерым игътибар бирергә, алар белән аңлату эше алып барырга, хокуклары һәм бурычлары турында сөйләргә кирәк, шул исәптән парламент дәресләре аша да.

Сүз уңаеннан, республика Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, Россия Президентын сайлауда беренче тапкыр тавыш бирүчеләр саны 90 меңгә якын кеше тәшкил итәчәк. Россиядә игълан ителгән Гаилә елында сайлауларга бөтен гаилә белән килү искиткеч булыр иде, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисенең парламентта педагоглар белән очрашуы алдыннан семинар узды, анда 2024 елгы Парламент дәресен үткәрүнең теоретик-методик аспектлары турында фикер алыштылар. Чараны «Парламент дәресе - 2024»не оештыру һәм үткәрү буенча эшче төркем җитәкчесе, Дәүләт Советында Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү комиссиясе җитәкчесе Римма Ратникова алып барды.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы сайлау законнары нигезләре, сайлау хокукының төп принциплары турында сөйләде. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сайлау кампанияләренең үзенчәлекләренә тукталды.

ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова үз чыгышында укучыларның Россия гражданлык үзенчәлеген формалаштыру мәсьәләләренә басым ясады. Парламент дәресләрен үткәрүнең методик аспектлары турында ТР Мәгарифне үстерү институтының укыту-методик эш буенча проректоры Александр Хохлов сөйләде.

«Ачык микрофон» форматы кысаларында педагоглар гражданлык һәм укучыларның актив тормыш позициясен формалаштыру мәсьәләләре буенча иң яхшы методик тәҗрибәләр белән алмаштылар.

Семинарда республиканың барлык мәктәпләре укытучылары, Дәүләт Советы депутатлары катнаша алды, алар өчен чараны парламентның социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында турыдан-туры трансляцияләү оештырылды.

Парламент дәресе – Дәүләт Советының, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының, Мәгарифне үстерү институтының уртак проекты, ул укучыларның сәяси-хокукый мәдәниятен һәм актив гражданлык позициясен формалаштыруга ярдәм итә, 2009 елдан бирле уңышлы тормышка ашырылып килә.

Парламент дәресе кысаларында 2024 елның 19 февраленнән 29 мартына кадәр укучыларның иҗади эшләре (балалар рәсемнәре, әсәрләр, эсселар, видеороликлар, мәктәп проектлары) һәм педагогларның методик эшләнмәләре бәйгесе узачак. Һәр конкурсны үткәрү турындагы нигезләмәләр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән расланган. Конкурсларга нәтиҗәләр апрель аенда, Россия парламентаризмы көне алдыннан ясалачак.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Депутат: пункт отбора контрактников в Балашихе открыт для всех регионов России

В безобразном состоянии: Андрей Разин забросил могилу своего 16-летнего сына

Собянин прибыл в Китай с рабочим визитом

Воробьев: импортозамещение дает преимущество тем, кто строит новые предприятия

Музыкальные новости

Концертный директор для музыкантов. Концертный директор для певцов. Концертное агентство в Москве. Букинг агентство. Организация концертов и гастролей.

Новым генсеком «Единой России» вместо Турчака стал протеже Собянина

Российские компании придерживаются собственного подхода в ESG

Военнослужащие Красноярского соединения стали призерами Чемпионата Сибирского округа Росгвардии по стрельбе из боевого ручного стрелкового оружия

Новости России

Депутат: пункт отбора контрактников в Балашихе открыт для всех регионов России

Дмитровские Росгвардейцы выполнили задачу по охране общественного порядка во время празднования Курбан-байрама

Акция «Чистая река» прошла в Павловском Посаде

Всероссийская ярмарка трудоустройства пройдет в Подмосковье с 24 по 30 июня

Экология в России и мире

Попурри мелодий и дух патриотизма: военный оркестр в парке «Кузьминки» отметил День России

Smena SS-2024

Звезды оперной сцены представят I Международный фестиваль «Мир классического романса»!

Зубные щетки Revyline Perfect DUO и зубная паста Organic Detox против кариеса в Назрани

Спорт в России и мире

Курникова показала трогательные фото Энрике Иглесиаса

Россиянка Людмила Самсонова выиграла турнир WTA в Хертогенбосе

Экс-теннисист Ольховский: россияне могут хорошо выступить на Уимблдоне

Самсонова поддержала Андрееску после победы над ней в финале турнира в Хертогенбосхе

Moscow.media

ТСД SAOTRON RT-T50: высокопроизводительный терминал сбора данных промышленного класса

Hyundai привозит в Россию старый добрый седан по цене LADA Vesta

Башенный комплекс "Ний" (Ингушетия)

Социальные и ESG-проекты ГПМ Радио названы лучшими в России







Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *