Бөтендөнья татар конгрессы «Солдат альбомы-2024» конкурсын игълан итә
Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Татарлар» газетасы «Солдат альбомы-2024» конкурсын уздыра. Бәйге 1-18 февральдә узачак. 23 февральдә нәтиҗә ясала. Бу турыда конгресс сайтында хәбәр ителә.
Конкурсның максаты – солдат хезмәтендәге, Туган илен саклауга үз өлешен кертүче, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә булган ир-егетләрне хөрмәтләү. Бәйге бер номинациядә оештырыла. «Безнең якташ героебыз» номинациясе ике яшь категориясе буенча уздырыла:
– 15-20 яшькәчә;
– 21 яшьтән өлкәнрәк.
Катнашучы конкурс шартларына туры китереп, махсус хәрби операциядә катнашучы якташы турында яза. Язма инша форматында булырга тиеш, фотолар куелмый. Хезмәтләрне Вконтакте социаль челтәрендәге «Солдат альбомы-2024» төркеменә урнаштырырга кирәк.
Конкурс таләпләре белән Конгресс сайтында «Рәсми басма» сәхифәсенә урнаштырылган Нигезләмәдә таныша аласыз, диелә хәбәрдә.