Шагыйрь Рәмис Аймәт: Милләтне шәхесләр яшәтә
Казан шәһәренең «Татар утары» комплексындагы «Алтын күл» ресторанында шагыйрь Рәмис Аймәтнең «Мәгариф-Вакыт» нәшриятында дөнья күргән «Сүз иярә сүз» (күренекле шәхесләр белән гамьле әңгәмәләр) дигән китабын тәкъдим итү уңаеннан «Шәрык» клубы кичәсе үткәрелде.
«Шәрык» клубы кичәләренең әлеге бинада да үткәрелә башлаулары тикмәгә түгел, чөнки заманында «Шәрык» клубы Казанның төрле биналарына төпләнә. 1907-1910 елларда ул Шиһабетдин Мәрҗани урамындагы 8нче йортта, сәүдәгәр Хәйрулла Сабитов өенең икенче катына урнаша. 1910 елның 15 апрелендә Габдулла Тукай үзенең данлыклы Халык әдәбияты турындагы лекциясен нәкъ менә шунда укый», - диде үзенең чыгышында Татарстан Республикасы рестораторлары һәм отельерлары Ассоциациясе Президенты Зөфәр Гаязов.
Фото: Фотоларны "Татар-информ"га Рәмис Аймәт бирде
Рәмис Аймәтнең «Сүз иярә сүз» дигән китабына татар халкының күренекле шәхесләре белән 50гә якын гамьле әңгәмәләр туплаган.
«Миңа, шәхсән, ул вакыттагы «Мәгърифәт», «Шәһри Казан» газеталарының мәдәният бүлеге җитәкчесе буларак, күп кенә күренекле мәдәният әһелләренең иҗатларын күзәтеп бару һәм алар белән якыннан аралашу бәхете тиде. Очрашуларыбыз нәтиҗәсендә тирән һәм гадәти булмаган интервьюлар туды. Без аларда иҗат, сәнгатьнең хәзерге җәмгыятьтәге роле, милли мәдәниятнең рухи тамырлары һәм традицияләре турында тирән фәлсәфи сорауларга җавап табарга омтылдык. Моннан тыш әңгәмәдәшләр шәхси тормышлары, хәзерге заман проблемалары турында сөйләделәр, үзләрен борчыган мәсьәләләргә карашларын белдерделәр», - диде Рәмис Аймәт.
Кичәгә китапта әңгәмәләре урын алган шәхесләр, вафат булган әдипләрнең гаилә әгъзалары, танылган язучылар, шагыйрьләр, галимнәр, композиторлар, рәссамнар, яшь сәнгатькярләр һәм киң җәмәгатьчелек вәкилләре чакырылган иде.
Фото: Фотоларны «Татар-информ»га Рәмис Аймәт бирде
«Рәмис Аймәтнең Мөхәммәт Мәһдиев, Марсель Сәлимҗанов, Аяз Гыйләҗев, Туфан Миңнуллин, Шәүкәт Биктимеров, Ренат Еникеев кебек милләтебезнең асыл затлары белән әңгәмәләре генә дә, әлеге шәхесләрне яңа яктан ачып бирүче язмалар буларак, мәдәниятебез һәм әдәбиятыбыз тарихының сәхифәләрен тулыландырып, милли мирасыбыз фондына керергә лаеклы», – диде чыгышында китапка кереш сүз язган филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Васил Гарифуллин.
Танылган әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова ВКонтакте социаль челтәрендәге язмасында әлеге китапны «татар фикере атлантидасы» дип бәяләгән иде. Галимә кичәдә чыгыш ясап, әлеге әңгәмәләрнең үзгәртеп кору елларының, мөстәкыйльлек чорының җанлы портреты дип белдерде, шулай ук Рәмис Аймәтнең киңкырлы эшчәнлегенә югары бәя бирде. Заманында Рәмис Аймәт сценарияләре белән үткәрелгән юбилей кичәләренең тирән эчтәлекле һәм зәвыклы булулары белән аерылып торуларын да ассызыклады.
«Әлеге җыентык белән Россиянең төрле төбәкләрендә яшәгән милләттәшләребезне дә таныштыру мөмкинлеген булдырасы иде», - диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Ирек Шәрипов. Рәмис Аймәт журналист буларак үзенең эшчәнлеген, ул вакытта үзе дә аспирант кына булган Рифат Фәттахов җитәкләгән «Мәгърифәт» газетасында башлап җибәрә. «Шәхесне характер билгели. Инде газетада эшләгән елларында ук Рәмис үз фикере булган, үҗәт, туры сүзле, куйган максатларына ирешүчән хезмәткәр иде», - диде чыгышында Рәшит Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов.
Фото: Фотоларны «Татар-информ»га Рәмис Аймәт бирде
Равил Шәрәфиев, Зиннур Мансуров, Рифә Рахман кебек китапта гамьле әңгәмәләре урын алган шәхесләр үзләренең чыгышларында Рәмис Аймәтнең тирән психолог-журналист булуына соклануларын белдерделәр һәм киләчәктә дә әлеге юнәлештәге эшчәнлеген дәвам итүен теләделәр. Рәмис Аймәтнең шәхси архивында күренекле шәхесләребез белән үткәргән әңгәмәләрнең аудиоязмалары да саклана. Кичәгә килгән тамашачылар Мөхәммәт Мәһдиев һәм Хәмдүнә Тимергаливаның тавышларын ишетү бәхетенә ирештеләр.
Чарада китапта әңгәмәләре урын алган, ләкин бүген инде дөньядан киткән шәхесләр Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы язучы, тәрҗемәче Гәүһәр Хәсәнова һәм Татарстанның Халык шагыйрәсе Лена Шагыйрьҗанның сеңлесе артистка Зөһрә Шакирҗан чыгышлары үткәндәге якты хатирәләрне уятты. Яшь шагыйрьләр Рифат Сәлах, Булат Ибраһимов, Фәнил Гыйләҗев әңгәмә геройлары Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәт, Роберт Әхмәтҗан шигырьләрен укып, классикларыбызның җанлы образларын хәтерләребездә кабат яңарттылар.
Фото: Фотоларны «Татар-информ»га Рәмис Аймәт бирде
Танылган шагыйрәләр Сания Әхмәтҗанова һәм Фирүзә Җамалетдинованың чыгышлары «Шәрык» клубының кабатланмас бизәге булды. Кичә Винера Ганиева, Зәйнәб Фәрхетдинова, Фердинанд Сәлахов, Энҗе Шәйморзина, Рөстәм Насыйбуллин, Диләрә Палатова, Зөһрә Усманова башкаруындагы Рәмис Аймәт шигырьләренә иҗат ителгән җырлар белән үрелеп барды. Танылган баянчылар Айзат Мәрдан һәм Динар Бәдретдинов чыгышларын да тамашачылар җылы кабул иттеләр.
Кичәгә килүчеләр шулай ук Рәмис Аймәт иҗатына багышланган Татарстан Республикасы Милли китапханәсе тарафыннан әзерләнгән «Буыннар чылбыры өзелмәс» дигән күргәзмә белән дә таныштылар.
Кичәне Альбина Гайзуллина алып барды.