Миңнеханов Яңа коры җир ашлык коридоры башлыгы белән хезмәттәшлек турында фикер алышты
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Яңа коры җир ашлык коридоры» компаниясе башкарма директоры Карен Овсепян белән потенциаль хезмәттәшлек һәм үзара ярдәм итешү мәсьәләләре хакында фикер алышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТР Рәисенә кыскача гына компанияне һәм бүгенге икътисади шартларда аның мөмкинлекләрен, шулай ук логистика якларын тәкъдим иттеләр.
Карен Овсепян билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта коры җир буйлап йөк ташу һәм яңа логистик чылбырлар булдыруга ихтыяҗ бик зур. Бу юнәлештә үсеш өчен югары потенциал булуы мөмкин, диде ул.
Рөстәм Миңнехановтан тыш, Татарстан ягыннан очрашуда ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, «Алабуга» махсус икътисади зонасы җитәкчесе Тимур Шаһивәлиев һ.б. рәсми затлар катнашты.
«Яңа коры җир ашлык коридоры» компанияләр төркеме – Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгыш территориясендә Кытайга, Урта Азия һәм Якын Көнчыгыш илләренә бөртекле, бөртекле-кузаклы һәм майлы культуралар экспортлау белән шөгыльләнә торган холдинг структурасы.
Проектның экспорт инфраструктурасы Кытай Халык Республикасы чигендә төзелүче Байкал аръягы ашлык терминалы һәм Россиянең көнчыгыш төбәкләрендә элеваторлар челтәре белән тәэмин ителгән. Йөк күчерү куәте елына 8 миллион тонна тәшкил итә.