Якындагы тәүлектә Татарстанда буран һәм көчле җил саклана
Синоптиклар фаразлавынча, республикада якындагы тәүлектә буран вакытында күз күреме 1-2 км га кадәр начарлана, көчле җил саклана, аның тизлеге төнлә секундына 15-20 метр, көндез 15 метрга җитәчәк. Татарстан территориясендә урыны белән һәм Казанда бозлавык булырга мөмкин. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хәбәр итә.
Министрлыкта искәртүләренчә, көчле буран вакытында автомобильдә зур юллар һәм шоссе буенча гына хәрәкәт итәргә мөмкин. Әгәр машинадан чыгарга кирәк булса, аннан ерак китмәскә һәм туктар алдыннан өзек итеп хәвеф сигналы бирергә кирәк.
Йөртүчеләргә, бигрәк тә ерак юлга җыенучыларга автомобильнең техник төзеклегенә аерым игътибар бирергә кирәк. Сәфәр алдыннан автомобильнең җылыту системасын, двигателен һәм аккумляторын тикшерергә, ягулык запасы алырга, яхшы антифриз салырга киңәш ителә.