Мамадышта «ЧанаФест» фестиваленә Россия Герое Рәсим Баксиков киләчәк
Шимбә көнне, 10 февральдә, 11-18 сәгатьтә Мамадышта «SUNNYФест» VIII Бөтенроссия креатив чаналар фестивале узачак. Нократта шәһәрнең тарихи үзәгендә 20 команда һәм меңләгән тамашачы җыелачак.
Быелгы фестивальдә актуаль көн тәртибен чагылдыру аеруча үзенчәлекле булачак, анда махсус хәрби операция турында сөйләячәкләр. Хөрмәтле кунак буларак Россия Герое Рәсим Баксиковны көтәләр. «Үзенең катнашуын ул раслады», - дип аныкладылар «Татар-информ»га Мамадыш районы матбугат хезмәтендә.
Фестиваль алдыннан оештыручылар Мамадышта 3,5 метр биеклектәге бозлы озын трасса төзегәннәр, хәзер катнашучылар креатив чаналарны тәкъдим итәргә тиеш.
Фестивальдә катнашуга гаризаларны Казан, Чаллы, Мамадыш, Байлар Сабасы, Питрәч, Ульяновск, Әгерҗе, Чистай, Лаеш бирде. Совет урамында «Чаллы-Бройлер» һәм «Сибур» командалары чанада йөреп кайтачак. «Беренчеләр чанасы»на зур өметләр баглана - аларда «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте активистлары шуаячак. Ә тагын «Җиңү чанасы» көтелә.
Быел фестиваль кунакларын чана ярышларыннан тыш, итекле хоккей, боланда йөрү, күргәзмәләр һәм фотозона көтә. Мамадышның кунакчыл халкы чарага килүчеләрне балык ашы, ботка һәм коймак белән сыйлаячак.
Үзәк урамда лоторея өләшәчәкләр. Мисал өчен, телефонга чәчәкләр сату турында кушымта йөкләтеп, акыллы сәгать алу мөмкинлеге бар. Оештыручылар да лотерея уйнатырга һәм телевизор бүләк итәргә җыеналар.