Сургутта «Сандугач» балалар коллективының «Син кояш кебек!» тамашасы була
11 февральдә Сургутта «Сандугач» татар мәдәнияте коллективының балалар составы «Син кояш кебек!» дигән концерт программасы белән чыгыш ясаячак. Бу хакта Сургут татарлары милли-мәдәни автономиясенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.
«Туган телне саклау, балалар һәм яшүсмерләрне татар милли мәдәнияте белән таныштыру - «Сандугач» татар мәдәнияте коллективының төп максаты һәм миссиясе. Коллектив инде 40 ел буе, кояш кебек, Сургутта яшәүчеләрнең йөрәкләрен җылыта. Алар, Сургутта татар халкының музыкаль һәм бию мәдәниятен тәкъдим итеп, үз халкының күп гасырлык гореф-гадәтләрен хөрмәтли», диелә хәбәрдә.