Нурлат районында уртача хезмәт хакы 25 процентка арткан
2023 ел нәтиҗәләре буенча Нурлат районында уртача хезмәт хакы 56 мең сумнан арткан, бу моннан алдагы чор күрсәткечләрен дүрттән бер өлешкә узып киткән. Район муниципаль советы утырышында шул хакта билгеле булды, анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы искәрткәнчә, авыл хуҗалыгы Нурлат өчен мөһим тармак булып тора – Нурлат республиканың иң зур аграр районнары унлыгына керә. Район авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә 1250 кеше эшли.
2023 елда районда 115 мең тонна ашлык суктырылган. «Җирләрегезнең уңдырышлы булуы сезгә игенчелектә зур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Районның потенциалы бик югары. Хуҗалыкларны техник яктан яңарту эшен көчәйтергә, аларны сыйфатлы орлыклар, минераль ашламалар һәм үсемлекләрне химик яклау чаралары белән тәэмин итәргә, дым саклый торган технологияләр кертергә, шулай ук барлык агротехник таләпләрнең үтәлешен тәэмин итәргә кирәк», - дип искәртте Песошин.
Моннан тыш, ул билгеләп үткәнчә, терлекчелек тармагына, аеруча сөт җитештерүгә зур игътибар бирү зарур. Биредә Кукмара, Балтач, Саба һәм Әтнә районнарын мисал итеп китерергә мөмкин. Күрсәткечләрне яхшырту өчен, аерым алганда, Нурлат районында авыл кешеләренең хезмәтенә түләүне арттыруга ирешергә кирәк. Бүгенге көндә агросәнәгать комплексында эшләүчеләр уртача 37 мең сум хезмәт хакы ала.
Сүзенең ахырында Песошин махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә игътибар юнәлтте. Ул билгеләп үткәнчә, бу – өстенлекле бурычларның берсе.
«Нурлат районында бу юнәлештә эш тиешле дәрәҗәдә оештырылган. Хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзаларына булышлык күрсәткәннәре, Кораллы көчләр һәм илнең яңа төбәкләре өчен гуманитар ярдәм формалаштыруда актив катнашканнары өчен предприятиеләргә, кече бизнес вәкилләренә һәм битараф булмаган барлык гражданнарга рәхмәт белдерәм», - диде ул.