КФУ метеорологы: Казанда февральнең беренче атнасында айлык норма күләмендә кар яуды
Татарстан башкаласында кышның соңгы аеның беренче атнасында бүгенге буран нәтиҗәсендә айлык норма күләмендә кар яуды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казан федераль университеты Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев хәбәр итте.
«Бүген иртән Казанда кар катламының биеклеге 94 сантиметрдан артты, бу – климатик нормадан ике тапкыр күбрәк, ул февраль башында 40 сантиметр тирәсе тәшкил итә. Казанда кар 21 ноябрьдән җыела башлады, шуннан бирле явым-төшем күләме нормадан 110 миллиметрга артты. Бу айның башыннан бүгенге көнгә кадәр шәһәрдә 30,6 миллиметр күләмендә явым-төшем күзәтелде, бүген тагын 5-6 миллиметр өстәләчәк. Шул рәвешле, айлык явым-төшем нормасы үтәлә», - дип искәртте спикер.
Тимур Әүһәдиев ачыклык керткәнчә, карлы циклон безгә Атлантикадан килгән һәм ул «күп үзәкле барик депрессияне» хәтерләтә. Спикер билгеләп үткәнчә, Казанда яшәүчеләр шушы көннәрдә карның интенсив явуын күзәткән, бу да әлеге депрессиянең нәтиҗәсе булып тора. Ул илебезнең Европадагы бөтен территориясен били.
Белгеч аңлатып үткәнчә, алдагы көннәрдә шәһәрдә бераз явым-төшем күзәтелергә мөмкин, әмма ул инде киң атмосфера фронты үтүгә бәйле булмаячак.