Миңнеханов Алиевны Азәрбайҗанда Президент сайлауларында җиңүе белән котлады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Азәрбайҗанда Президент сайлауларында җиңгән Илһам Алиевка котлау телеграммасы юллады. Тавыш бирү нәтиҗәләре гамәлдәге дәүләт башлыгының республика халкы алдындагы бәхәссез абруен раслады, дип язган ул. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
«Азәрбайҗан гражданнары сезгә дәүләт язмышын һәм үзләренең киләчәген ышанып тапшырды. Бу тиңдәше булмаган бүгенге глобаль тотрыксызлык шартларында аеруча зур кыйммәткә ия һәм сезнең көчле, тәҗрибәле дәүләт эшлеклесе, алдан күрүчән, талантлы сәясәтче булуыгызга ачык дәлил булып тора», - диелә котлау адресында.
Миңнеханов Алиевка дәүләтне ныгыту өчен барлык стратегик максатларга ирешүен, халкының иминлеге хакына эшен дәвам итү өчен бетмәс-төкәнмәс энергия теләде.
«Россия-Азәрбайҗан мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан һәм Азәрбайҗан арасындагы традицион хезмәттәшлекнең күпкырлы потенциалы безнең уртак тырышлык белән алга таба да нәтиҗәле гамәлгә ашырылыр дип ышанам», - диде Татарстан Рәисе сүзенең ахырында һәм тугандаш халыклар арасындагы элемтәләрнең тынычлык, үзара аңлашуны ныгытуда мөһим өлеш булуын билгеләп үтте.
Искәртеп узабыз, экзитполның якынча мәгълүматлары нигезендә, Илһам Алиев 92,1 процент тавыш җыеп Азәрбайҗан Президентын чираттан тыш сайлауда җиңде.