Миңнеханов Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе рәистәше Гусева белән очрашты
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе рәистәше Ирина Гусева белән очрашты.
Очрашу ТР Министрлар кабинетында узды, анда шулай ук «ТР Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм башкалар катнашты..
Рөстәм Миңнеханов Ирина Гусевага Татарстанда җирле үзидарә үсешенә игътибар иткәне өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук хакимиятнең район, шәһәр һәм авыл җирлеге дәрәҗәләре дәүләтнең нигезе булуын билгеләп үтте.
Исегезгә төшерәбез, Ирина Гусева - Россия Президенты вазифасына кандидат Владимир Путинның ышанычлысы. Бүген ул Казанда Татарстан муниципалитетлары башлыклары белән очрашты - территорияләрне үстерү, җирле үзидарә турындагы закон темалары турында фикер алыштылар, диелә хәбәрдә.