Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Нурлатта яңа су әзерләү станциясендә булды
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Нурлат районында булды. Ул 2023 ел нәтиҗәләре буенча йомгаклау сессиясендә катнашты. Сәфәр барышында Алексей Песошин Нурлат шәһәрендәге су алу төене булган су белән тәэмин итүнең яңа системасы эше белән танышты. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Объект «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Чиста су» федераль программасы кысаларында төзелгән. Элеккеге шәһәр су алу урыны узган гасырның 70 нче елларында төзелгән булган. Объект авария хәлендә була һәм ышанычлы һәм сыйфатлы су белән тәэмин итми башлый.
Яңа су әзерләү станциясе төзелеше 2022 елның язында башланган. Программаны гамәлгә ашыру вакытында 27 километр суүткәргеч челтәре, 6 скважинадан торган 2 су алу урыны төзелә. Яңа станциянең җитештерүчәнлеге тәүлегенә 10 мең куб. метр тәшкил итә. Бу Нурлат шәһәрендә яшәүче 32 мең кешене сыйфатлы эчәргә яраклы су белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
«Эчә торган суларның сыйфаты озак еллар Нурлатның көнүзәк проблемаларының берсе булып калган. Шәһәрне су белән тәэмин итү буенча колачлылы проектны гамәлгә ашыру тәмамланган. Район администрациясенә эксплуатацияләүче оешма белән берлектә су алу һәм станциянең өзлексез эшләвен тәэмин итү мөһим», - дип ассызыклады Алексей Песошин.
Киләчәктә яңа су белән тәэмин итү системасына Нурлатка якын торак пунктлар да тоташтырылачак, диелә хәбәрдә.