2023 елда Нурлат районында тулаем территориаль продукт 85 миллиард сум тәшкил иткән
2023 ел нәтиҗәләре буенча Нурлат районында тулаем территориаль продукт 85 миллиард сум тәшкил иткән. Бу моннан алдагы чор белән чагыштырганда 2 процентка күбрәк. Төяп җибәрелгән продукция күләме дә, шуның кадәр үк артып, 39 миллиард сум тәшкил иткән. Муниципалитет башлыгы Дамир Ишкинеев район Советы утырышында шул хакта хәбәр итте.
Чарада республика Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты, дип хәбәр итә ТР Хөкүмәтенең матбугат хезмәте.
Ишкинеев билгеләп үткәнчә, район икътисадының зур өлешен – 62 проценттан артыгын – нефть тармагы били. Биредә тугыз нефть компаниясе эшли, алар узган ел 6 миллион тоннага якын нефть чыгарган, шуның 2,5 миллионы – район территориясендә.
Әлеге тармак инвесторларны иң кызыктыра торганы да – аңа гомуми акча күләменең 50 проценттан артыгы, яки 5 миллиард сумнан артык җәлеп ителгән. Тулаем алганда, 2023 елда районга 9,9 миллиард сум җәлеп ителгән, бу 2022 ел белән чагыштырганда 12,5 процентка артыграк.
Кече һәм урта бизнес әйләнеше бер елда 9,1 миллиард сум тәшкил иткән. Билгеләп үтелгәнчә, 2023 елда Нурлат районында кече һәм урта эшкуарлыкта мәшгуль кешеләр саны 19 процентка, ягъни 7 меңгә арткан. Хисап чорында ярдәм чараларыннан 14 кече һәм урта эшкуарлык субъекты файдаланган, алар алган сумма 1 миллиард сумнан артып киткән, дип яза «Татар-информ».