Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы «Туй көнем һәм бүгенгем» фотомарафоны игълан итте
Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы «Туй көнем һәм бүгенгем» дип аталган фотомарафон игълан итте. Бу турыда «Яңарыш» газетасының «ВКонтакте»дагы сәхифәсендә хәбәр ителә.
«Сездән туй көнендә төшкән һәм бүгенге көн фотоларын көтеп калабыз. 12 февральгә кадәр килгән һәм сыйфаты буенча яхшы булган фотолар газетабызның 7нче санында басылып чыгачак. Әйдәгез, бергәләп гаилә фотоальбомын актарып, кеше гомерендә бер генә була торган туй көнен искә төшерик әле», диелә хәбәрдә.