Камилә Вәлиеваны Россия җыелма командасы составыннан чыгардылар
Казанда туып-үскән Камилә Вәлиеваны, допинг өчен дисквалификацияләү турындагы карардан соң, Россия җыелма командасыннан чыгардылар.
Журналист Владислав Жуков телеграм-каналында Россия Спорт министрлыгының Вәлиеваны җыелма команда составыннан чыгару турындагы мөрәҗәгатенә җавабын куйды.
«Россия Фигуралы шуу федерациясе Вәлиеваны Россиянең фигуралы шуу спорты җыелма командасына кандидатлар исемлегеннән чыгарды», - диелә мөрәҗәгатькә җавапта.
Билгеләп үтик, илкүләм командадан чыгару турындагы пункты булган документларны Россия җыелма командасының һәр фигуралы шуучысы имзалый, дип яза «Татар-информ».
Искәртик, 29 гыйнварда спорт арбитраж суды (CAS) Россия фигуралы шуучысына җәза бирде, ул 4 ел профессиональ спортта һәм дәүләт структуралары катнашында теләсә нинди чыгышларда катнаша алмый. «Бан» 2021 елның 25 декабреннән гамәлгә керде. Шул итеп, Вәлиева бозга 2025 ел ахырында гына чыга ала.