Киров өлкәсендә «Татар-кызы-2024» бәйгесе була
1 майда 19.00 сәгатьтә Киров өлкәсенең Урта Шөн авылы мәдәният йортында «Татар-кызы-2024» бәйгесе була. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Конкурста Киров өлкәсе территориясендә яшәүче 16 яшьтән алып 27 яшькәчә кызлар катнаша. Аларга 20 апрельгә кадәр club.shuni@mail.ru электрон адресына гариза җибәрергә кирәк.
Татар телен, татар халкының гореф-гадәтләрен һәм йолаларын, сәхнә культурасын һәм артистлык, татар халкының милли ризыкларын һәм декоратив-гамәли сәнгатен белү, регламентны үтәү конкурсның төп шартлары булып тора, диелә хәбәрдә.