Татарстанда 70 меңгә якын кеше «Мобиль сайлаучы» сервисыннан файдаланган
Татарстанда яшәүче 70 меңгә якын кеше «Мобиль сайлаучы» сервисы аша Россия Президентын сайлауда катнашу өчен гариза биргән. Гаризаларның күпчелеге дәүләт хезмәтләре порталы аша килде, диелә ТР Үзәк сайлау комиссиясенең телеграм-каналында.
«Әгәр сайлаучы 15, 16 яки 17 мартта теркәлү урыны (прописка) буенча сайлау участогына килә алмаячагын белсә, гариза бирергә һәм үзенә уңайлы булган теләсә кайсы участокта тавыш бирергә мөмкин», – диделәр Үзәк сайлау комиссиясендә.
Шулай ук Үзәк сайлау комиссиясендә бүген «Мобиль сайлаучы» технологиясе буенча гаризалар кабул итүнең соңгы көне дип кисәттеләр. Гаризаны күпфункцияле үзәкнең теләсә кайсы офисы, территориаль яки участок сайлау комиссиясе аша бирергә мөмкин.
Дәүләт хезмәтләре федераль порталының шәхси кабинеты аша гаризалар кабул итү Мәскәү вакыты белән 23:59 сәгатьтә тәмамланачак.
Сигезенче тапкыр РФ Президентын сайлаулар 15, 16 һәм 17 мартта узачак. Сайлауларга дүрт кандидат: Владислав Даванков (»Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) кертелгән.