Мөфти шәех Равил Гайнетдин: «Крокус»та зыян күрүчеләр өчен дога кылабыз
Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин «Крокус Сити Холл»га һөҗүм корбаннарына өчен дога кылырга чакырды. Бу турыда Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.
«Мәскәү өлкәсендәге Crocus City Hall концерт залында булган кешелексез һөҗүм корбаннарының туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Без барыбыз да һөҗүм вакытында бинада булган кешеләрнең исәнлеге турында армый-талмый дога кылабыз һәм дөньялар Раббысыннан тыныч кешеләрне коткаруын сорап дога кылабыз», – ди ул.
Мөфти һөҗүм корбаны булганнарның гаиләләре һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. «Бу бәланы кичергән һәркем өчен дога кылабыз, яраланганнарның гомерләрен саклап калуны, аларның савыгуын сорыйбыз», – ди.
«Корбаннарның тормышы һәм сәламәтлеге өчен көрәшүче барлык коткаручыларга һәм медицина хезмәткәрләренә Аллаһы Тәгалә ярдәм итсен. Һәм тиз арада бу яхшы планлаштырылган коточкыч терактның оештыручыларын һәм башкаручыларын табарга, аларга лаеклы җәза бирергә мөмкинлек бирсен», - диде мөфти шәех Равил Гайнетдин.