Россия тимер юллары һәм авиакомпанияләр теракт корбаннарының туганнарын бушлай йөртәчәк
Россия авиакомпанияләре һәм «Россия тимер юллары» ААҖ Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл» концерт залындагы терактта һәлак булганнарның һәм зыян күрүчеләрнең туганнарына бушлай билетлар тәкъдим итте.
Росавиация Телеграм-каналында хәбәр иткәнчә, «Аэрофлот», «Северный ветер», «Сибирь» (S7 Airlines), «Урал авиалинияләре», NordStar, Red Wings һәм Smartavia кебек авиакомпанияләр зыян күрүчеләрнең һәм һәлак булганнарның туганнары өчен үз рейсларында бушлай очышларны оештырырга әзер. Авиакомпания шартлары һәм телефон номерлары ведомствоның матбугат хезмәте хәбәрендә күрсәтелгән.
Россия тимер юллары шулай ук Телеграм-каналда «Коркус»та терактта зыян күрүчеләрнең һәм һәлак булучыларның туганнарын Мәскәүгә бушлай алып килергә һәм Мәскәүдән алып китәргә әзерлеге турында хәбәр итте. Билет алу өчен махсус 8 (800) 250-15-20 номерына шалтыратырга кирәк.
Җомга, 22 мартта, Мәскәү өлкәсендәге концертлар залына һөҗүм ясалды. Тикшерү комитетының соңгы мәгълүматлары буенча 133 кеше һәлак булган санала. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы күптән түгел искәрткәнчә, зыян күрүчеләр 154 кешегә җиткән. Шимбә, 23 мартта Россия Президенты Владимир Путин гражданнарга мөрәҗәгать белән чыгыш ясады, анда якшәмбе көнен илкүләм матәм көне дип игълан итте.
Россиянең күп шәһәрләрендә мемориаллары барлыкка килде. Татарстанда, аларны Казан, шулай ук Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән һәм Менделеевскида оештырдылар.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.