Песошин Татарстанда «Тура 2.0» сәнәгать паркын булдыру турында карарны имзалады
Татарстанның Яшел Үзән районында «Тура 2.0» индустриаль (сәнәгать) паркы булдырылачак. Тиешле карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
«Альянс» идарәче компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте сәнәгать паркының идарәче компаниясе була. Эшне Татарстан Икътисад министрлыгы контрольдә тотачак.
«Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Альянс» идарәче компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы территориясендә «Тура 2.0» индустриаль (сәнәгать) паркын булдыру турындагы тәкъдимен кабул итәргә», – диелә документта.
Карар төбәктә сәнәгать инфраструктурасы объектларын үстерү өчен кабул ителгән.
Искәртик, М7 «Идел» трассасы буйлап яңа индустриаль парк төзелеше турындагы хәбәр 2022 елның декабрендә чыкты. Аның мәйданы 300 гектар тәшкил итәчәк. «Яшел Үзән» һәм «М7» мәйданчыклары шактый тыгыз төзелгән, ә янәшәдәге территорияләрдә резидентларның яңа пулы актив корыла, дип аңлаткан иде ул вакытта Яшел Үзән район башлыгы Михаил Афанасьев.
Яңа мәйданчыкка челтәрләрне «Зур Яшел Үзән» проекты кысаларында сузачаклар.
2023 елның апрелендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка «Тура 2.0» территориясендә күп функцияле җитештерү-логистика комплексы проектын тәкъдим иттеләр. Ул логопарк, «Лайт индастриал» һәм кече предприятиеләр зонасын үз эченә алачак. Логокомплексның барлыкка килүе районда берничә мең югары квалификацияле эш урыны булдырачак дип хәбәр ителгән иде.
21 мартта Яшел Үзән районында «Дружба» күпфункцияле индустриаль-логистик паркының беренче чиратын төзү проекты хуплануы билгеле булды. Ул «Тура 2.0» сәнәгать паркы территориясендә урнашачак.